Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда чечен тоткыннары милли нигездә мәсхәрәләнүгә зарлана


Башкортстанның Салават шәһәрендәге 2нче санлы колония бинасы
Башкортстанның Салават шәһәрендәге 2нче санлы колония бинасы

Башкортстан колонияләрендә тотылган чеченнарның милли нигездә хокуклары кысылуын тикшерү эшләре башланган.

Чечен республикасының кеше хокуклары буенча вәкиле Нурди Нухажиев Башкортстан колонияләре хезмәткәрләренең милли нигездә тоткыннарны мәсхәрәләве турында хәбәр итте. Чечен республикасының кеше хокуклары вәкиле бу хакта Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка, тикшерү бүлеге рәисе Александр Бастрыкин һәм Башкортстан хакимияте җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать күндерде.

Аңа караганда, Нурди Нухажиевка Башкортстанның Салават шәһәрендәге 2нче һәм 3нче санлы колониядә тотылучы чечен милләтеннән булган тоткыннар мөрәҗәгать иткән. Ирекләреннән мәхрүм ителгән Апти Арсаханов һәм Саид-Эмин Бачалов кеше хокуклары вәкиленнән Башкортстандагы милли нигездәге кысуларны туктатуда ярдәм сораган. Әлеге ике тоткын колония хезмәткәрләре тарафыннан һәрдаим мәсхәрәләү һәм кимсетүгә дучар булганнан соң Башкортстан прокуратурасы һәм Русия тикшерү бүлегенең республика идарәлегенә мөрәҗәгать иткән булганнар. Ләкин аларга җавап булмаган, киресенчә, бу ике тоткынны башка колонияләргә күчергәннәр. Чечен республикасының кеше хокуклары буенча вәкиле Нурди Нухажиев мөрәҗәгатендә шундый юллар бар:

“Русия дәүләтенең ныклыгы милләтара тынычлыкка бәйле. Милли мөнәсәбәттәге кысулар, аеруча, хакимият һәм федераль хезмәтләрдә булырга тиеш түгел. Шәхес хокуклары Русия Конституциясе тарафыннан яклана. Беркемнең дә кеше хокукларын кысарга, мәсхәрәләргә, кимсетергә, җәзаларга хокукы юк”.

Шушындый ук мөрәҗәгать белән Чечен республикасының җәзалауны тормышка ашыруны күзәтүче җәмәгатьчелек комиссиясе рәисе Асет Мальсагова да чыкты.

Җәзалауны тормышка ашыруны күзәтүче Башкортстан җәмәгатьчелек комиссиясе рәисе Олег Галин исә бу гаепләүләрдә нигез юк дип саный. Аның сүзләренчә, ул әлеге колонияләрдә булган, чечен милләтеннән булган тоткыннар белән дә очрашкан, аларның дәгъвалары булмаган. Олег Галин әлеге тоткыннарның икесенең дә башка урынга күчерелүләре дә дөреслеккә туры килми, берсе генә күчерелгән дип тә белдерде.

Билгеле хокук яклаучы Әлмира Жукова Азатлыкка бу уңайдан фикерләре белән бүлеште:

Әлмира Жукова
Әлмира Жукова

“Башкортстан колонияләрендә кеше һәм милләт хокуклары бозылуы турында хәбәрләр булып тора. Салаваттагы 2нче һәм 3нче санлы бу колонияләрдәге хәлләр турында да хәбәрдармын. Республикада бик күп каршылык чаралары уздырган Павел Ксенофонтов белән урынга барып, хәлне тикшерергә теләгән идем, ләкин республиканың хөкем карарларын тормышка ашыруны җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин моңа ризалык бирмәде. Мин инде аңа дүрт тапкыр мөрәҗәгать иттем, нәтиҗәсе юк. Бу аларның “кесә комиссиясе” булуы турында сөйли. Мин әлеге комиссия эше хакында федераль җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясенә хәбәр иттем. Алар 20 сентябрь Башкортстанга килергә ышандырган иде. Әлеге хәлләр уңаеннан бәлки якын араларда ук килерләр. Безнең эшчәнлекне чикләгән Олег Галинга да чара күрерләр дип өмет итәм,” – дип белдерде Әлмира Жукова.

Җәзалауны тормышка ашыру идарәлегенең Башкортстан бүлекчәсе матбугат үзәге хәбәренә караганда, тикшерү эшләре башланган.

XS
SM
MD
LG