Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камаз" сентябрьдә 18 көн эшләячәк


4,18, 25 сентябрьдә “камаз”лар эшкә чыкмаячак.

"Камаз"ның сентябрь аенда 18 көн генә эшләячәген матбугат хезмәте башлыгы Олег Афанасьев "Вконтакте"да язды. 4,18, 25 сентябрьдә "камаз"ларның эшкә чыкмаячагы белдерелә. Октябрь аенда ширкәттә 20 көн эшләячәкләр. "Әле фәрман чыкмаган, үзгәрешләр булырга мөмкин", дип яза Олег Афанасьев.

Август аенда да "Камаз"да эшләүчеләр ике атнага ялга китте.10-23 августта эшне туктатып тору вакытында ширкәттә җиһазларны яңарту күздә тотыла, дип хәбәр ителгән иде.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан иде.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

XS
SM
MD
LG