Кинорежиссер Олег Сенцов һәм активист Александр Кольченко янәсе "террор гамәле әзерләгән" дип гаепләнеп төрмәгә ябылды. Германиянең Мюнһен шәһәрендә яшәүче украиннар моңа протест белдереп Русия генераль консуллыгы янына җыелды.
Элгәре шундый ук чара Германиянең Берлин шәһәрендә дә узган иде. Илчелектән бу чараларга ниндидер реакция сизелмәде.
Олег Сенцов һәм Александр Кольченконы яклап Европада һәм Русиянең үзендә дә протест чаралары үтә.
25 августта Русия мәхкәмәсе Сенцовны 20 елга каты тәртиптәге төрмәгә ябу карары чыгарды. Кольченконы 10 елга ирегеннән мәхрүм итте. Алар янәсе Кырымда "террор гамәлләре оештыруда" гаелпәнде. Сенцов та Кольченконы да гаепләүләрне кире кага, адвокатлары гаепләүне шикаять итәргә җыена.