Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узды


"Музыка йорты"нда "Туган тел" җыры яңгырый
"Музыка йорты"нда "Туган тел" җыры яңгырый

Мәскәүдә өч көн дәвамында Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды. Очрашуларда тамаша заллары халык белән шыгрым тулы иде.

Әдәбият елына багышланган ул очрашуларның ике көне татар халкының данлыклы язучылары Туфан Миңнуллин белән Габдрахман Әпсәләмовка багышланган иде. Мәдәният көннәре 24 августта Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Туфан Миңнуллинга багышланган кичә белән башланып итте. Шул ук көнне очрашу башланыр алдыннан Казаннан килгән кунаклар һәм тамашачы мәскәүләр мәдәни үзәк янындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.

Туфан Миңнуллинга багышланган очрашуны Луара Шакирҗанова алып барды. Камал театры директоры Илфир Якупов: “Иртәгә Туфан абыйга 80 яшь тулган булыр иде” дип, бүгенге көндә Татарстанда данлыклы драматургны мәңгеләштерүгә багышланган чаралар турында сөйләде. Октябрь аенда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган төрки театрлары фестивале дә булачагын әйтте. Шулай ук Туфан Миңнуллинның туган ягында яңа һәйкәл ачылачагын да белдерде.

Күпчелек чыгыш ясаучылар Туфан Миңнуллин белән бергә Мәскәүдә укыган, пьесаларында уйнаган замандашлары - Камал театры артистлары иде. Ринат Таҗетдинов белән Әзһәр Шакиров Туфан абый турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бигрәк тә аның Мәскәү чоры иҗатына, Щепкин исемендәге театр училищесында укыган вакытлары искә алдылар.

Ренат Харис (у) белән Равил Фәйзуллин
Ренат Харис (у) белән Равил Фәйзуллин

Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис белән Равил Фәйзуллин да Туфан аганың иҗаты турында сөйләделәр. Ренат Харис: "Әгәр Кәрим Тинчурин дигәндә “Зәңгәр шәлне” күзалласак, Туфан Миңнуллин дигәндә “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен беренче урынга куябыз. Киләсе елга ул әсәрнең сәхнәдә яши башлаганына 40 ел була. Ул театрда шулкадәр гомер дәвамында сәхнәдә уйналган бердәнбер әсәр”, диде. Тамашачыларга ул спектакльдән экранлаштырылган өзекләр дә күрсәттеләр. “Шәхесне күтәрсәк кенә халыкны күтәреп була, без аның иҗаты алдында баш иябез”, диде Ренат Харис.

Очрашуда шулай Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә чыгыш ясап, аның сәясәтче буларак башкарган эшләре хакында әйтеп узды. Очрашуда шулай ук Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да катнашты, чыгыш ясады. Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым катнашында “Гөргери кияүләре” әсәреннән өзекләр дә башкарылды. Камал театры артистлары халыкка концерт програмы да күрсәтте.

Альбина Әпсәләмова һәм Марат Сәфәров
Альбина Әпсәләмова һәм Марат Сәфәров

25 августтагы чаралар Мәскәү белән нык бәйләнеше булган Габдрахман Әпсәләмовның иҗатына багышланган иде. Очрашу узган мәдәният үзәге бинасында заманында татар мәктәбе булган, Габдрахман Әпсәләмов тә шул мәктәптә укыган, аннан шул ук бинада Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән. Аның беренче әсәрләре дә Мәскәүдә язылган. Ул көнне күп кенә тамашачылар кулында ак чәчәкләр күрергә була иде. Чөнки алдан хәбәр ителгәнчә очрашу язучының иҗатына һәм “Ак чәчәкләр” әсәре язылуга 50 ел тулуга да багышланган иде.

Очрашуны Габдрахман Әпсәләмовнең оныгы, шагыйрә, “Идел” журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова белән Гүзәл Сәгыйтова алып барды. Казанның мәдәният идарәсе мөдире Айгөл Горнышева Татарстан башкаласында "Казан “Ак чәчәкләрне” укый" дип исемләнгән акция ачылуы турында сөйләде. Казанда “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән урам барлыкка килүен әйтте. Габдрахман Әпсәләмов урамына урнашкан зур бер мәктәптә язучының музее ачылачак, диде.

Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис белән Равил Фәйзуллин язучының иҗатына бәя биреп, “Ак чәчәкләр” романының 50 елга сузылган уңышы турында сөйләделәр. Ренат Харис бу очрашуга махсус язылган, “Ак чәчәкләр” әсәренә һәм аның авторына багышланган шигырен укыды, һәм ул әсәрне 50 ел буена шиңмәгән чәчәкләргә тиңләде. Габдрахман Әпсәләмовнең Мәскәү тормышы, иҗаты турында яшь галим Марат Сәфәров сөйләде. Шушы очрашу барган мәдәни үзәк урнашкан Әсәдуллаев йортының язучының иҗатына никадәр йогынты ясавын аеруча билгеләп узды.

Хәмдия Рамаева ак чәчәкләр алып килгән
Хәмдия Рамаева ак чәчәкләр алып килгән

Очрашуда шулай ук әле яңа гына төшерелә башланган “Ак чәчәкләр” тасмасыннан ярты сәгатьлек өзек тә күрсәтелде. Бу фильмга музыка һәм җырлар язган Вил Усманов берничә җырын башкарды. Күптән билгеле булган, халык күңеленә кереп калган "Гөлшәһидә җыры"н тамашачылар Мәскәү консерваториясе студенты Альбина Латыйпова башкаруында ишетте. Яңа фильмда профессор Таһиров ролен башкарган Камал театры артисты Әзһәр Шакировның чыгышын да халык алкышлап каршылады. Ул көнне күп кенә тамашачылар кулында ак чәчәкләр бәйләмен күрергә була иде. Алар һәм күп кенә ак чәчәкләр алып килгән Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге чыгыш ясаучы артистларга һәм Казан кунакларына ак чәчәкләр бүләк итте.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

“Ак чәчәкләр” әсәрен экранлаштыру турында Татарстан - Яңа гасыр каналының баш продюсеры Миләүшә Айтуганова сөйләде. Ул тасмадан күрсәтелгән өзекне халык бик бирелеп караса да, кайбер рольләрдә уйнаучы артистларның китап укыган вакытта калган образларга туры килмәүләрен дә билгеләп уздылар. "Бигрәк тә Гөлшәһидә, Мансур ролен без башкачарак күз алдына китергән идек, без бит инде бу “Ак чәчәкләр” романын яттан беләбез дип әйтергә була, ләкин фильм китап кебек әле безне җәлеп итмәде", диделәр алар.

26 августта мәдәният көннәренең йомгаклау очрашуы Мәскәүнең данлыклы "Музыка йорты"нда узды. Ә инде тамаша башланганчы, шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов, килгән кунаклар һәм мәскәүләр катнашында Муса Җәлил һәйкәленә дә чәчәкләр салынды.

Сергей Собянин (с) белән Рөстәм Миңнеханов очрашуда
Сергей Собянин (с) белән Рөстәм Миңнеханов очрашуда

Өч көн буе барган очрашуларда тамаша заллары халык белән шыгрым тулы иде. Соңгы көнне бигрәк тә халык күп булды. Очрашуны Татарстан президенты вазифаларын үтәүче Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэры Сергей Собянин ачып җибәрде. Чыгышлардан соң Мәскәү башлыгы да, Татарстан җитәкчесе дә журналистларга, табибларга, галимнәргә атказанган исемнәр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Әсәдуллаев йортында "Туган тел"не башкаралар
Әсәдуллаев йортында "Туган тел"не башкаралар

Тамашачыларга Татарстаннан килгән иң талантлы һәм яшь артистлар концерт програмы күрсәтте. Очрашуларның һәрберсендә кебек "Музыка йорты"ндагы тамаша да бар халык белән берлектә аяк өсте торып, артистларның “Туган телне” җырлавы белән тәмамланды.

Тамашадан соң килгән халыкны милли ризыклар белән тулы өстәлләр көтеп тора иде. Шулай итеп Мәскәүдә соңгы биш елда һәр елны уздырылып килгән Татарстанның мәдәният көннәре тәмамланды.

XS
SM
MD
LG