Бүген "Рубин" футбол такымының президенты Валерий Сорокинны һәм баш тренер Ринат Билялетдиновны эштән җибәрү турында карар кабул ителде.
"Татарстан президенты "Рубин" футбол клубының президенты Валерий Сорокинга һәм баш тренер Ринат Билялетдиновка, такымның түбән дәрәҗәдә уйнавы сәбәпле, клуб белән идарә итү вәкаләтләреннән үз теләкләре белән баш тартырга тәкъдим итте", - диелгән президент матбугат хезмәте хәбәрендә.
"Рубин" такымы соңгы вакытта уеннарда оттыра килде. Җиде турдан соң ул 15 урынга калды.