Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта бәрелешләрдә яраланган тагын бер хәрби үлде


Украина парламенты каршында тәртипсезлекләр, 2015 елның 31 августы
Украина парламенты каршында тәртипсезлекләр, 2015 елның 31 августы

Украина Югары радасы каршында дүшәмбе булган бәрелешләрдән соң 18 кеше кулга алынды, яраланган тагын ике гаскәри вафат булды.

Дүшәмбе көнне Киевта Украина Югары радасы төбәкләрнең вәкаләтләрен арттыручы канун өлгесен раслаганнан соң парламент бинасы янындагы бәрелешләрдән соң кулга алынганнар арасында Эчке эшләр министрлыгының "Сич" батальоныннан ике хәрби бар, барлыгы 18 кеше кулга алынган. Ике хәрби күптән түгел эштән китү турында гариза язган булган.

Бәрелешләрдә Милли гвардиянең бер гаскәрие һәлак булды, кичә алган яралардан бүген тагын ике хәрби үлде. 130лап милиция хезмәткәре яралаланган, аларның җидесенең хәле аеруча авыр. Шулай ук яраланган журналистлар бар.

Украина президенты Петр Порошенко бәрелешләрне "Украинага каршы чара" дип атады һәм гаепле булганнарның барысы да җавап тотачак дип белдерде.

Кичә парламент бинасы каршында яңа канунга каршы булучылар җыелды. Аларның берсе граната атты дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG