Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бесланда 11 ел элек булган мәктәп фаҗигасен искә алалар


2004 елның 4 сентябрендә мәктәп ишек алдында
2004 елның 4 сентябрендә мәктәп ишек алдында

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды. Аларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.

Бүген иртән Беслан халкы 1нче мәктәп ишек алдына җыелды. 9.15тә террорчылар мәктәпкә бәреп кергән вакытта кыңгырау яңгырады, матәм чарасына җыелганнар спорт залына кереп чәчәкләр, уенчыклар салды, шәмнәр куйды. Мәктәпкә бүген өч меңләп кеше җыелган. Православ рухание мәрхүмнәрнең рухына дога кылды. Өч көн мәктәптә матәм музыкасы уйный. Медицина ярдәме кирәк булганнарга табиблар ярдәм күрсәтә.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды. "Беслан аналары" комитеты әлегә кадәр фаҗигадә гаепле булганнарның җәза алмаганнарын белдерә. Бүген аналар комитеты Бесланда матбугат очрашуы уздыра.

XS
SM
MD
LG