Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда машина иминияте ширкәтләреннән ялган белән акча суыручылар хөкем ителә


Татарстанда машина иминияте өлкәсендә ялган юл белән акча эшләүдә гаепләнүче 10 кешелек төркем мәхкәмә каршына баса. Әлеге төркем ялган юл белән акча алу өчен ике ысул кулланган диелә.

Беренче ысул – булмаган юл казасын булган дип күрсәтеп машина иминияте ширкәтеннән акча алу. Казанда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек кеше җитәкчелегендәге төркем бу максат белән кимендә 20 япон һәм алман машинасы сатып алган. Алар ул машинаның кайбер өлешләрен юл казасында булган кисәкләргә алыштырып ЮҺИДИ хезмәткәрләрен чакыра һәм юл казасы булды дип әйтә торган булган. Шуннан соң алар иминият хезмәтләреннән акча алган. 2014-2014 елларда алар шундый ысул белән 5 миллион сумнан артык акча урлаган.

Икенче ысул – начар юлда көпчәктәге һаваны чыгарып ЮҺИДИ хезмәткәрләрен чакыру һәм көпчәк тишелде дип теркәү булган. Әмма алар бу юл белән аласы акчаларын алып өлгермәгән.

XS
SM
MD
LG