Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа эчкечелектә Русиядә икенче урында


Аракы сафлары
Аракы сафлары

1 сентябрьдән Башкортстанда энергетик эчемлекләр сату тыелды. Аракы куллану буенча миллионлы шәһәрләр арасында Уфа икенче урынга чыкты.

Башкортстанда елның беренче яртысында сыйфатсыз аракы эчүдән 104 кеше үлгән, 830 кешене табиблар коткарып кала алган. Ялган аракы сатылу сәбәпле, республика казнасы 1 миллиард 350 миллион сум табышсыз калган. Агымдагы елның җиде аенда аракы сатудан казнага барлыгы 4 миллиард сум акча кергән.

Кибетләрдә акцизлы иң арзан аракы 185 сум торса, идән астыннан 5 литрлы савытларда 650-700 сумга сатыла. Казакъстан аракыларының шешәсе 100 сум тора. Ялган аракыга каршы көрәш нәтиҗәләр бирми. Аждаһаның бер башын кискәннән соң икенчесе үсеп чыккан кебек, ялган аракы сату урыннары ябылса да, яңалары калкып тора. Әле күптән түгел генә Стәрлетамакта контрафакт аракы җитештерү ширкәте табылуы турында хәбәр булган иде. Андагы ширкәттә шешәләргә салу, бөкеләү, этикеткалар ябыштыру конвейерга куелган булган. Барлыгы 49 мең шешә аракы кулга алынган иде. Агымдагы җәйдә Дәүләкән, Сибай, Салават, Бәләбәй һәм Күмертауда ялган аракы сату урыннары фашланды.

Матрица киштәсендә тыелган эчемлекләр
Матрица киштәсендә тыелган эчемлекләр

1 сентябрьдән Башкортстанда аз алкогольле эчемлекләр сату тыелды. Ул республика парламентының “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнешен көйләү буенча канунга ярашлы туктатылды. Ул канунга үзгәрешләр 25 июньдә Корылтай утырышында кертелгән иде. Республика парламентының сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин сүзләренә караганда, канун аз спиртлы энергетик эчемлекләрне сатуны тыя. Бу эчемлекләрне, башлыча, яшьләр куллануын исәпкә алганда, әлеге адым яшьләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән. Рәшит Хәйруллин сүзләренә караганда, энергетик коктейльләрне кулланучыларның 80 процентын яшьләр тәшкил итә. 13-17 яшьлекләрнең 80,8 проценты җиңелчә алкогольле коктейльләр куллана. Шуларның күпчелеге кызлар. Яшүсмерләрнең 30 проценты бу эчемлекләрне даими куллана.

Спирты аз булган эчемлекләр тыелуга карамастан, сәүдә урыннарында алар тулысынча алынмаган. Мәсәлән, “Матрица” кибетләр челтәрендә алар киштәләр тутырып сатып алучыларны көтә. Башкортстанда “Бердәм Русия” фиркасенең “Молодая гвардия” хәрәкәте спиртлы эчемлекләрне яшьләргә сатуны тыю буенча эш алып барды. Башкортстанда “Агенты” дип исемләнгән проект эшли иде. Татарстандагы “Агенты” кураторы Эдуард Сәләхетдинов тирәсендә җәнҗал башланганнан соң эшчәнлек билгесез вакытка кадәр туктатылган. Бу турыда “Агенты” проектының Башкортстан бүлекчәсе кураторы Илья Дубинин ирештерде:

“Агенты”ның Татарстан кураторы Эдуард Сәләхетдинов 7 августта тукмалып, 21 август тоткарланганнан соң селектор киңәшмәсе узды. Бу чараны туктатып торырга карар иттек. Башкортстанда балигъ булмаганнарга тәмәке һәм алкоголь эчемлекләр сату очракларын фаш итү өчен оештырылган “Аек кыңгырау” исемле чараны да туктаттык. Без сатучыларның намусына ышанабыз. Аларны балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатмаска чакырабыз”, – диде Илья Дубинин.

Стратегик коммуникацияләр һәм социаль проектлар институты “ФедералПресс” белән берлектә миллионнан артык халык яшәгән шәһәрләрдә эчкечелек рейтингын хәбәр итте. Аңа караганда, миллионлы шәһәрләр арасында Уфа Русиядә икенче урында тора. Беренче урында торган Краснодарда елына бер кешегә 20,63 литр аракы төшсә, Уфада 19,9 литр аракы кулланыла. Бу күрсәткечкә сыра куллану керми. Шулай итеп, милли республика аракы эчүдә сынатмый.

XS
SM
MD
LG