Русия дәүләт думасы депутаты Дмитрий Гудков ил гаскәрләренең Сүриядә президент Бәшәр Асад ягында сугышуы турында мәгълүмат сорап дүшәмбе көнне Русия саклану министрлыгына хат җибәрергә җыена.
Үзенең Facebookында Гудков Русия саклану министры Сергей Шойгуга язган хатының күчермәсен бастыра. Анда әйтелгәнчә, Русия хәрбиләренең Сүриядәге сугышта катнашу мөмкинлеге турындагы төрле имеш-мимешләрдән соң, Гудковка гади халыктан, иҗтимагый һәм сәяси оешмалардан борчылу сораулар килә.
Депутат Шойгудан әгәр хәрбиләрне җибәрү турындагы сүзләр дөреслеккә туры килсә, моңа нәрсә нигез булып торуы һәм җибәрелгәннәр арасында үлүче һәм яраланучылар булуы турында кызыксына. Гудков язуынча, аңа мөрәҗәгать итүче халык Сүрия җирендә Русия хәрби көчләрен куллану турында парламент карары булмауга басым ясый. Шул ук вакытта саклану министрлыгы бу мәгълүматны хупламый да һәм кире дә какмый.
Гудков күптән түгел Русия президенты Владимир Путинның тыныч вакытта һәлак булучы хәрбиләр турындагы мәгълүматны сер итеп саклау фәрманын искә төшереп: “Без моны Донбасс турында дип уйлаган идек, ә ул Сүриягә дә бәйле икән”, ди.
Русия хәрбиләренең Сүриядә Асад ягында сугышуы турындагы мәгълүмат төрле чыганаклардан килә. Бу хакта Азатлыкка Шәмәрдән бистәсеннән Рөстәм дә әйткән иде.