Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда туфан нәтиҗәсендә 18 кеше яраланган


Туфаннан соң
Туфаннан соң

Казанда 10 минут чамасы дәвам иткән туфан нәтиҗәсендә кимендә 18 кешенең яралануы, биналарга, инфраструктурага шактый зыян килүе хәбәр ителә.

Көчле давыл вакытында Казанның Павлюхин урамындагы Павлюхин тукталышына якындагы торак йортның түбәсе килеп төшеп тугыз кешене яралаган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр. Аларның алтысы яраларын дәвалаганнан соң өйләренә җибәрелгән, өчесе бүгенгә хастаханәдә калдырылган.

Казанның Себер тракты урамында Алексей Семинның ASG төркеме карамагындагы дүрт катлы бинаның да түбәсе очып төшеп якындагы 20ләп машинага зыян китергән.

Шул ук урамда туфан автобус тукталышы корылмасын машина юлына аударган.

Туфан нәтиҗәсендә башка биналарга, шәһәр инсфраструктурасына, күп кенә машиналарга зыян килгән, агачлар ауган. Казан янында электр чыбыгына агач аву сәбәпле поездлар йөреше тукталып торган.

Шулай ук кыска гына вакыт эчендә бик күп яңгыр һәм диаметры 1,5 сантиметрга җиткән боз да яуды.

Казан урамнарында су китү юлллары тиешенчә төзелмәү сәбәпле, гадәттәгечә, бу юлы да күп кенә урамнарны, шәһәр үзәген су басты.

Мондый яңгыр һәм боз яву көньяктан җылы һава агымнары, көньяк җилләре килү белән аңлатыла. Татарстанда атна башында сентябрь ае өчен һич тә гадәти булмаган җылылык күзәтелгән, һава температурасы 30 дәрәҗәгә якынлашкан иде.

Казанда көчле җилнең 8 сентябрь иртәсенә кадәр дәвам итәчәге, әмма инде алай ук көчле булмаячагы фаразлана. Алдагы көннәрдә температура бераз төшсә дә, җылы һава сакланыр дип көтелә, ә атна ахырында җылылык 20 дәрәҗәдән артык булган әбиләр чуагы башланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG