Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан Русиянең йөк очкычларын Сүриягә кертмәгән


Мәскәү Сүриягә очу өчен Грециядән һава киңлеге бирүне сораган. Афины Мәскәүгә уңай җавап биргән.

Болгарстан Сүриягә керү өчен Русиянең йөк очкычларына һава киңлеген бирмәгән. ТАСС агентлыгына Болгарстан тышкы эшләр министрлыгы вәкиле белдерүенчә, Сүриягә баручы Русия хәрби-транспорт очкычларын чыгармау турындагы карар узган атна ахырында кабул ителгән.

Русия әлегә бу мәгълүматка карата үз аңлатмасын бирмәде.

Элегрәк Греция хөкүмәте вәкиле Русия очкычларына Сүриягә чыгу өчен һава киңлеген бирәчәген әйткән иде.

Алдагы көнне АКШ Афиныга Русиягә мондый рөхсәтне бирмәүне сораган иде.

XS
SM
MD
LG