Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 678 Украина ватандашына вакытлыча яшәү рөхсәте бирелгән


Украина качаклары төрле кунакханәәргә урнаштырылды.

Август ахырына Татарстанның миграция хезмәте идарәсе 678 Украина ватандашына вакытлыча яшәү рөхсәте биргән. Идарәнең матбугат сәркатибе Алексей Пашин белдерүенчә, Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәте квотасы бер мең кешегә исәпләнгән.

Коммерсант басмасы язуынча, Украина мигрантларының күбесе эшләми. Узган ел Татарстан депутатлар сорауларына җавап биреп федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов сәбәп аларга эш булмауда түгел дигән иде.

"Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен артык кунакчыл, шуңа күрә аларның эшлиселәре килми. Өч тапкыр ашаталар, торак бушка, нәрсәгә эшләргә?", диде ул.

XS
SM
MD
LG