Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә Сталинга өч метрлы һәйкәл ачтылар


Русиядә Cталин белән кызыксыну арта, ди республика коммунистлары.

Мари Иле республикасының Шелангер бистәсендә Сталинга һәйкәл ачылды. Ул "Звениговский" совхозы идарә бинасы каршында урнаштырылган. Һәйкәлнең нигезен санамаганда озынлыгы өч метрга якын.

"Звениговский" совхозын Русия коммунистлар фиркасе республика комитеты җитәкчесе Иван Казанков җитәкли. Комитетның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта сәнәгатьтәге җитештерүнең аска тәгәрәве һәм Көнбатыш илләренең чикләүләре сәбәпле, Русия авыр чорны кичергәндә Сталин белән кызыксыну арткан.

Мари Илендә Сталинга һәйкәл кую андагы шау-шу вакытында туры килде. Республикада 15 ел хакимияттә булган һәм бу атна ахырында тагын дүрт елга сайланырга теләүче башлык Леонид Маркелов Звениговский районының Шимшурга авылы халкы үзен җылы кабул итмәгән өчен авылдагы юлны аркылыга казыту белән янады.

XS
SM
MD
LG