Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Яңа татар шигърияте антологиясе" тәкъдим ителәчәк


Кичәдә Йолдыз Миңнуллина да үз әсәрен укыячак
Кичәдә Йолдыз Миңнуллина да үз әсәрен укыячак

"Яңа татар шигърияте антологиясе" ел дәвамында эшләнгән.

11 сентябрь көнне Казан ратушасында "Яңа татар шигърияте антологиясе" китабы тәкъдим ителәчәк. Ул музыкаль спектакль формасында узачак. Татар шагыйрьләре Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Дания Нәгыймуллина һәм башкалар үз әсәрләрен укыячак.

Китапка 22 татар һәм 8 урыс шагыйренең иҗат җимешләре кергән. Проектның төп бурычы ике телдәге әдәбиятны берләштерү булган. Татар авторларын бүгенге урыс шагыйрьләре тәрҗемә иткән.

"Яңа татар шигърияте антологиясе"н булдыру тәкъдиме белән "Аксенов-фест"ны оештыручылар тәкъдим иткән булган. Быелгы фестиваль Казанда 9-12 сентябрьдә уза.

XS
SM
MD
LG