Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сайлауларында да "Бердәм Русиянең" җиңүе әйтелә


Башкортстанда сайлауларга йомгак ясыйлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе 13 сентябрьдә узган сайлауларга йомгак ясады. Барлык мандатларның 73 проценттан артыгы "Бердәм Русия" вәкилләренә эләккән.

13 сентябрьдә Башкортстанда авыл шураларына, җирле үзидарәләргә, шулай ук Уфа шәһәре шурасы һәм республика парламентына өстәмә сайлаулар узды.

Барлыгы 7310 мандат өчен барган көрәштә 7309 мандат үз хуҗаларын тапты. Архангель районының Абзан авылында сайлаулар үтмәде дип табылды. Анда намзәт тиешле 50 процент тавышны җыя алмаган. Абзанда сайлаулар 2016 елда узачак.

Хәйдәр Вәлиев
Хәйдәр Вәлиев

Бердәм сайлау көнендә Башкортстандагы 2342 сайлау урыны комиссияләрендә 17 мең кеше эшләде. Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сүзләренә караганда, сайлауларда 964 мең 956 кеше тавыш биргән. Бу сайлау хокукына ияләрнең 73,52 процентын тәшкил итә. Өч районда 90 проценттан артык сайлаучы катнашкан. Бакалыда – 91,88%, Күгәрчендә – 92,13%, Шаранда 92,79% сайлаучы тавыш биргән.

Депутат мандатларының күпчелеген “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре яулаган. Алар барлык мандатларның 73,47 процентын алган. коммунистлар 2,39, либерал демократлар 1,2 процент мандатка ия. Русия патриотлары, Гадел Русия, Пенсионерлар гаделлек өчен, Яшелләр һәм социал-демократлар альянсы бер проценттан азрак мандатка ия. Иң азы “Яблоко” фиркасендә. Алар 0,01 процент мандатка ия булган.

Ун авыл шурасында намзәтләр тигез тавыш җыйган. Алар арасында җирәбә уздырыла. Тугыз авыл шурасында җирәбәләр үтте, берсендә 15нче сентябрь узачак.

Республика парламентына өстәмә сайлауларда күп еллар татар милли хәрәкәтен җитәкләгән Рамил Бигнов та катнашты һәм җиңеп чыкты. Ул Туймазы сайлау округында катнашып 70 процентка якын тавыш җыйган.

Сайлауларның гадел булмавы турында дәгъвалар да башланды. Уфа шәһәре шурасына сайлауга чыккан намзәт Юрий Васильев үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итте. Ул шәһәр шурасына сайлауда алдан тавыш бирүләрнең чамадан тыш зур булуына игътибар итүләрен сорый. Аның сүзләренчә, мәсәлән, ул тавыш биргән урынга 69 кеше килсә, 280 кеше алдан ук тавыш биреп куйган. Юрий Васильев моны хәрәмләшү дип бәяли.

Башкортстанда рәсми теркәлгән 57 сәяси фирканең иң зур җидесенең бүлекчә җитәкчеләре сайлаулар алдыннан “Гадел сайлаулар килешүе” дигән документ имзалаган иде. Ул килешүне имзалаучылар сайлаулар уңаеннан әлегә фикерләрен белдермәде. Сайлаулар алдыннан ул килешүне имзалаудан баш тарткан “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе башы Сергей Наумкин сайлауларда булган хәрәмләшүләр турында мәгълүмат җыюларын хәбәр иткән иде. Ул “Яблоко” штабына хәрәмләшүләр турында мәгълүматлар килүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, алар турында махсус документ әзерләнә”.

XS
SM
MD
LG