Accessibility links

Кайнар хәбәр

Deutsche Bank Русиядә эшен туктата


Германиянең Deutsche Bank банкы Русиядәге эшенең 90% ябуын белдерде.

Deutsche Bank дөньяның кайбер илләрендәге эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүе турында белдереп Русиядән тулысынча диярлек китүен игълан итте. Reuters хәбәр итүенчә, Германия банкы Русиядәге эшенең 90% туктата.

Русиядәге эшчәнлекне туктату банкның Русиядәге бүлекчәсендә булган зур коррупция җәнҗалы белән дә бәйле. Аны тикшерүгә АКШның Федераль Күзләү Бюросы (ФБР) да катнаша. Шулай ук санкцияләр нәтиҗәсендә банкның Русиядәге бүлекчәсе зур күләмдә акчаларын югалтты.

XS
SM
MD
LG