Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауга бармаучыларның күбесе Алабуга һәм Казанда булган


Татарстан үзәк сайлау комиссиясе президент һәм җирле үзидарәләргә 13 сентябрь узган сайлауларга нәтиҗә ясады.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин дүшәмбедә Рөстәм Миңнехановка Татарстан президенты таныклыгы тапшырды. Миңнеханов 13 сентябрь 94.4% тавыш белән кабат президент итеп сайланды.

Татарстан халкы бу сайлауда моңарчы күрелмәгән активлык күрсәтте, тавыш бирүгә сайлаучыларның 85% чамасы катнашты дип игълан ителде. Аңа карап сайлауга иң күп килүче һәм иң аз килүче район һәм шәһәрләр үзгәрмәгән, шул ук калган.

"Европалы Татарстан" һәм Азатлык инфографикасы
"Европалы Татарстан" һәм Азатлык инфографикасы

98-99% – Кайбыч, Әлки, Апас, Әтнә, Норлат районы һәм шәһәре, Зәй, Яңа Чишмә, Аксубай, Минзәлә, Арча, Бөгелмә, Мөслим, Актаныш, Мамадыш, Сарман, Тәтеш, Питрәч, Чүпрәле, Саба, Чирмешән, Алексеевски, Баулы, Балтач, Лаеш, Лениногорски районнары

95-97% – Ютазы, Балык бистәсе, Кама тамагы, Менделеевски, Биектау, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Тукай, Азнакай районнары, Зәй шәһәре

90-94% – Алабуга районы, Буа һәм Баулы шәһәрләре, Әгерҗе, Спасс, Югары Ослан, Түбән Кама районы

80-89% – Яшел Үзән районы һәм шәһәре, Азнакай, Лениногорски, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай шәһәрләре

77.19% – Түбән Кама

72.46% – Казан

68.17% – Алабуга

XS
SM
MD
LG