Accessibility links

Уфада сайлау нәтиҗәләре белән ризасызлар ишәя


Тавыш бирүдә кулланылмаган бюллетеньнәр
Тавыш бирүдә кулланылмаган бюллетеньнәр

Уфа шәһәре шурасына сайлауларда җиңә алмаган намзәтләр гаделлек өчен көрәшкә күтәрелде. Алар алдан тавыш бирүләрдә хәрәмләшү булган дип саный. Ул арада үткән елгы керемнәрен яшерүчеләр арасында танылган җырчы Айдар Галимов та бар диелә.

13 сентябрь узган сайлауларда булган канун бозулар, хәрәмләшүләр уңаеннан ризасызлар гаскәре арта бара. Иң күп ризасызлар Уфа шәһәре шурасына сайлаулар уңаеннан. Башкала шурасына өстәмә сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы Сергей Копысов җиңгән дип игълан ителгән иде. Ләкин “Гадел Русия”, “Яблоко” һәм коммунистлар аны хәрәмләшү юлы белән сайланган дип исәпли. Алар хәрәмләшү алдан тавыш бирүләрдә булган дип фаразлый.

Сергей Копысов Башкортстандагы иң зур завод – Уфа моторлар җитештерү берләшмәсенең төзелеш-төзекләндерү комплексы җитәкчесе. Русиянең “Выборы”дип аталган автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, Копысовны сайлаган участокларда сайлаучыларның 65 проценты тавыш биргән. Ә бәйсез күзәтүчеләр мәгълүматы буенча, тавыш бирергә хокуклыларның 15 проценты гына катнашкан, атап әйткәндә, 4,3 мең кеше алдан тавыш биргән, участокларга нибары 2,7 мең кеше килгән.

“Гадел Русия” фиркасеннән намзәт булган Юрий Васильев сүзләренә караганда, ул күзәткән участокта сайлауга 69 кеше килгән, ә алдан тавыш бирүчеләр 350 кеше. Васильев хәрәмләшүне тикшерүләрен сорап Тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

“Яблоко”дан 4,6 процент тавыш җыйган намзәт Виктор Золотарев һәр участокта 200-300 кешенең алдан тавыш бирүләрен хәрәмләшү өчен дип исәпли. Ул алдан тавыш бирүче берничә дистә кешенең имзалары ике-өч кеше тарафыннан куелган дип саный. Виктор Злотарев имзаларның язылышын тикшертү өчен прокуратурадан “почерк экспертизасы” ясауларын таләп итәргә җыена. Виктор Злотаревның бәйсез чыганакларга биргән күзәтүендә шундый юллар бар:

“Уфаның Инорс бистәсендә 19 сайлау участогы эшләде. Һәрбер участокта 2,5-2,8 мең кеше исәптә тора. Инорста тавыш бирү хокукына ия барлыгы 48,5 мең кеше яши. Участокларга якынча 120-180 кеше килгән, бу 2,5-2,8 мең кеше, ягъни сайлаучыларның 5-7 проценты дигән сүз. Мәсәлән, мин тавыш биргән Инорстагы 44нче участокка 240 кеше килде, “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Сергей Копысовка 220 кеше тавыш биргән дип табылды.”

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә ризасызлык белдәргән өченче намзәт – коммунистлардан Уфа шурасына депутатлыкка дәгъва иткән Булат Сафин. Ул 9,6 процент тавыш җыйган. “Миңа да, хәтта киңәшү хокукына ия булган участок комиссиясе әгъзаларына да сайлаучылар һәм алдан тавыш бирүчеләр исемлекләре белән таныштырудан баш тарттылар”, дип белдергән Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә дәгъвасында адвокат булып эшләүче Булат Сафин.

“Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсенең төбәк башкарма комитеты рәисе Рәмзил Ишсарин бу намзәтләрнең дәгъвасын “тавыш җыя алмаулары сәбәпле аклану” дип бәяләвен ирештерде.

Шул ук вакытта Башкортстан прокуратурасы республика парламенты депутатларының керемнәре турында 2014 елга декларацияләрендә төгәлсезлекләр табылуын хәбәр итте. Аңа караганда, 110 депутатның 23енең, ягъни һәр бишенче депутатның керемнәре турында биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килми.

17 сентябрь узган парламент утырышында андый депутатларга җәза бирмәскә, “техник төгәлсезлекләр”, “игътибарсызлык” дип бәяләргә булдылар. Корылтайның мәгълүматлар төгәллеген контрольдә тоту комиссиясе рәисе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, депутатлар коммерциядән кергән керемнәрен яшергән. Бу яшерүчеләрнең “кара исемлегендә” популяр җырчы-депутат Айдар Галимов та бар.

XS
SM
MD
LG