Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари илендә "Түгәрәк уен" фестиваленә соңгы әзерлек бара


Киләсе елга "Түгәрәк уен" фестивален Кырымда уздыру ниятләнә.

23-25 сентябрь көннәрендә Мари иле республикасында “Түгәрәк уен-2015” Бөтенрусия татар фольклор фестивале уздырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Анда Әстерхан, Самара, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбур, Төмән, Чиләбе, Ульян, Свердлау өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Марий иле республикаларыннан – 19 татар фольклор коллективы катнашуы көтелә. Фестивальдә беренче мәртәбә Волгоград өлкәсе һәм Кырым вәкилләре дә чыгыш ясый.

Программада – 8 номинациядә чыгышлар, Бәрәңге, Мари-Турек, Морки районнарында концертлар, иҗади лабораторияләр, кичке уеннар һәм гала-концерт каралган. Төп чаралар “Каменная речка” шифаханәсендә уздырылыр дип планлаштырыла.

Фестивальнең гала-концерты 25 сентябрьдә кичке алтыда Йошкар-Оланың Г.Константинов исемендәге рус дәүләт драма театрында үткәрелә.

2016 елда “Түгәрәк уен” фестивален Кырымда үткәрү ниятләнә.

XS
SM
MD
LG