Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Төньяк Корея кешеләренең яшерен эшләп яшәве ачыкланган


Чүпрәле районында Төньяк Корея гражданнары эшли
Чүпрәле районында Төньяк Корея гражданнары эшли

Республиканың Чүпрәле районында Төньяк Кореядән килгән 12 кешенең яшерен рәвештә эшләп яшәве ачыкланган.

Прокуратура ачыклаганча, бу кешеләрне Чүпрәледә Балалар иҗаты йортын төзүгә җәлеп иткәннәр. Яшәү урыны итеп 2нче балалар бакчасын билгеләгәннәр.

Татарстан прокуратурасы сәхифәсе хәбәр итүенчә, Төньяк Корея гражданнарының балалар бакчасында яшәве канунга каршы килә, чөнки балалар бакчасы яшәргә яраклы торак булып саналмый.

Нәтиҗәдә Чүпрәле районы башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Юрий Шуркинга шелтә белдерелде.

Төньяк Корея гражданнарының Русия территориясендә ни дәрәҗәдә кануни рәвештә яшәгәнлеге турында хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG