Accessibility links

Казанда Кашаповны яклау пикеты үтте


Казанда Кашаповны яклау пикеты үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Казанда Кашаповны яклау пикеты үтте

22 сентябрь Казанда интернетта халыклар арасында дошманлык тудыруда гаепләнеп өч ел төрмә җәзасына хөкем ителгән Рафис Кашаповны яклап ялгыз пикет үтте. Пикетта Рафис Кашаповны иреккә чыгару таләп ителде.

Казанның Бауман урамында үткән пикетта татар һәм урыс телендә язылган бер шигар күтәрелде: "Гаепсез Рафис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез.Требуем справедливого суда! Невиновный Рафис Кашапов 9 месяцев сидит в тюрме!"

Пикетта әлеге шигарне күтәреп торган Зәүкыя Суфиярова татар активисты Рафис Кашаповны бер дә юкка төрмәгә утырттылар дип белдерде.

"Ул Украина сугышына каршы иде. Бу сугышка яшьләребезне җибәрмәүне теләде. Кырым татарларын яклап чыкты. Интернетта һәркем үз фикерен әйтә ала. Аны бер гаепсезгә утырттылар. Чит ил татарлары Рафис Кашаповны аңлый, әмма безнекеләргә бераз гыйлем кирәк", диде ул.

Әлеге пикетны оештыручы ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Рафис Кашаповны яклауга җәмәгатьчелекне күтәрергә кирәк дип саный.

"Тиздән Татарстан Югары мәхкәмәсе булачак. Анда Кашапов эше тагын бер кат каралачак. Шушы вазгыятьтә без президент Путинга хат әзерләдек һәм аны җибәрдек тә. Бу хатта без Путиннан Кашаповның Русия Конституциясе биргән хокукларын яклауны таләп иттек.

Чөнки Кашапов бернинди канунны да бозмады. Ул бары тик Конституция хокуклары кысасында гына эшләде. Русия Конституциясенең 29нчы маддәсендә һәр кешегә сүз иреге бирелгән һәм һәр кеше үзенең сәяси уйларын, сәяси фикерләрен бөтен җиргә тарата ала диелгән.

Без Путинга язган хатта Кашаповның гаеплелеге дәлилләнмәгәнлеген белгерттек. Чөнки беренчедән, бу биш текстта бернинди низаг чыгару да юк. Русиянең бөтенлеген таркатуга да бернинди дә чакыру юк. Икенчедән, Кашаповның язганнары экспертиза аша тикшерелде һәм аның нәтиҗәсендә Рафис өч елга төрмәгә утыртылды. Бу экспертиза бик шикле. Чөнки анда Кашапов язганнар низаг чыгара диелгән, әмма болар берничек тә дәлилләнмәгән. Өченчедән, бу мәхкәмә карары шаһитләр сүзләренә нигезләнгән. Әмма шаитләр бу текстларны укыгач бездә бернинди дә низаг чыгара торган хисләр тумады дип әйтәләр.

Безнең әлеге хатны язуда максатыбыз - бу эшкә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

15 сентябрьдә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Рафис Кашаповны интернетта тараткан язмаларда Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләп, өч елга төрмә җәзасына хөкем иткән иде.

XS
SM
MD
LG