Башкортстанда балалар иминлеген тәэмин итү өчен яңа кагыйдәләр кертелә
Башкортстанда балалар иминлеген тәэмин итү җәһәтеннән яңа кагыйдәләр иңдереләчәк. Бу турыда республиканың бала хокуклары вәкиле Милана Скоробогатова белдерде. Әгәр бала мәктәптә юк икән, укытучылар ата-аналарга шалтыратып моның сәбәбен белергә тиеш. Кирәк очракта хәлне ачыклау өчен хокук саклау органнары да җәлеп ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрь Уфада гаражлар арасында 11 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылды. Кызны әнисе юл аша чыгарып куйган, мәктәпкә артабан бала ялгыз атлаган. Баланың дәресләргә килмәгәне төшкә генә ачыкланган.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган