Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәгариф хезмәткәрләренең протест чаралары үтә


Russia -- Primary School. Republic of Tyva
Russia -- Primary School. Republic of Tyva

Протест чараларында мәгарифкә биреләсе акчаларны кыскартмау, укытучыларны киметмәү таләбе куелачак.

Протест Русиянең 12 төбәгендә узачак дип хәбәр ителә. Төрле чаралар вакытында мәгариф бюджетын яңадан карау һәм хезмәт хакларын арттыру, мәктәпләр һәм югары уку йортларын юкка чыгаруга этәргән икътисади күрсәткечләрдән баш тарту, мәгариф һәм тәрбиянең икътисадка караганда өстен икәнлегенә басым ясау таләпләре куелачак.

"Эффективлыкка нигезләнгән килешүләр барып чыкмаячак!", "Мәгарифкә бухгалетрлар күзлегеннән карау – илнең киләчәген юк итә!", "Сыйфатлы һәм түләүсез укуга – җитәрлек акча булсын!" Әлеге шигарьләр кампаниянең төп таләпләре.

Мәскәүдә 27 сентябрьдә һөнәр берлекләренең төбәкара кампаниясе башлана. Анда мәгарифкә биреләсе акчаны кыскартмау таләбе куелачак.

"Финанслауны киметү мәгариф түрләренә түгел, ә беренче чиратта гади укытучыга кагылганлыгын без беләбез. Акча кыскарачак, ә укытучының сәгатьләре артачак. Моның өчен укытучыларны эштән җибәрәчәкләр", ди "Университетлар бердәмлеге" һөнәр берлеге рәисташы Павел Кудюкин.

XS
SM
MD
LG