Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Җәмигъ мәчетен төзү ATR операторын тоткарлау белән башланды


Кырым түрәләре вакытында килмәгәнгә халыкны бер сәгатькә көттергәннәр.

25 сентябрьдә Акмәчеттә Җәмигъ мәчетен төзи башлау ATR телеканалы операторын тоткарлау белән башланды. Бу чарада барсы да Русиядәгечә оештырылган – кешеләрне тикшереп керткәннәр, полиция кул сумкаларын ачтырып караган. Кырым түрәләре вакытында килмәгәнгә халыкны бер сәгатькә көттергәннәр.

Акмәчетләр полициянең бу гамәлләренә "нигә безне тикшерергә, без террорчылар мени" дип ризасызлык белдергән.

ATR телеканалы вәкилен тоткарлау бу чараның иң күңелсез вакыйгасы булган. Аны полиция бүлегенә алып китеп, беркадәр тоткач, җибәргәннәр. Әлеге хәлгә Кырым рәсмиләре комментар бирми.

XS
SM
MD
LG