Тамбов якларында туып үсеп гомерен Түбән Новгородта уздырган күренекле фотограф Максим Дмитриев (1858-1948) XIX-ХХ гасырлар чигендә Түбән Новгород якларында да, Идел буйлап Казанга, Әстерханга да сәяхәт иткән. Аның шул сәяхәтләрендә төшергән фотолары хәзер патша Русиясенең сирәк очрый торган тарихи фотолары санала. Азатлык Дмитриевның шул чордагы Казанны һәм татар тормышын чагылдырган фотолары тупланмасын тәкъдим итә. Элегрәк без Сергей Прокудин-Горскийның (1863-1944) да татар-башкортлар тормышын сурәтләүче төсле фотоларын туплаган идек.
XIX гасыр ахырында Казан һәм татарлар
1
Казанга көнчыгыштан караш, 1894
2
Казанга көнчыгыштан караш, 1894
3
Сөембикә манарасы, 1894
4
Сөембикә манарасы, 1894
5
Кирмән сарае (хәзерге президент утырмасы), 1894
6
Казан университеты, 1894
7
Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете), 1894
8
Әҗем мәчете, 1894
9
Әҗем мәчете, 1894
10
Казанның гомуми күренеше, 1894
11
Казан кирмәненең гомуми күренеше, 1894
12
Казан кирмәненең гомуми күренеше, 1894
13
1552 елда Казанны яулаганда һәлак булган урыс гаскәриләренә һәйкәл, 1894
14
Түбән Новгородта Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салу тантанасы, 1902
15
Түбән Новгородта Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салу тантанасы, 1902
16
Түбән Новгород өлкәсе Сергач өязендәге татар авылы Кадомкада Салаватовлар өе, 1891-1892
17
Сергачтагы Кадомка авылында Тарипҗановлар өе, 1891-1892
18
Түбән Новгород губерниясенең Княгининский өязендәге татар авылы Ургада бурычка икмәк тарату, 1891-1892
19
Әстерхан мәчете, 1894
20
Башкортлар, 1890