Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан җырчысы Чулпан Каекбирдина 3 октябрь Баймакта җирләнә


Чулпан Каекбирдина
Чулпан Каекбирдина

Филармония артисты Чулпан Каекбирдина мәете 29 сентябрь Уфаның "Яшел чаукалык" шифаханәсе янында табылган.

Мәрхүмәнең ире Юламан Каекбирдин сүзләренә караганда, Чулпан өйдән 27 сентябрь чыгып киткән булган. 29 сентябрь мәете табылган, тикшерүчеләр аның бер тәүлек элек, ягъни 28 сентябрь бакыйлыкка күчүен фаразлый. Чулпанның башында яра булуы, ике кабыргасы сынуы ачыкланган. Тикшерү бүлеге хәбәренә караганда, үлемгә сәбәпче кабыргалар сыну гына булмаган.

Мәрхүмә 3 октябрь туган ягы Баймакка алып кайтып җирләнәчәк. Аның 3, 6 һәм 16 яшьлек өч баласы ятим калды. Үлем сәбәбе мәхкәмә-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң гына билгеле булачак. Башкортстан дәүләт филармониясе җитәкчесе Айдар Зөбәйдуллин сүзләренә караганда, Чулпан Каекбирдин даими рәвештә йөрәк авыртуга зарланган булган.

“Миңа мәрхүмәнең туганнары белән сөйләшергә туры килде. Алар Чулпанның үтерелүен фаразламый. Үтерелгән дип табылган очракта, тикшерүчеләр миннән дә сорау алган булырлар иде. Чөнки мәрхүмә безнең оешмада эшләде. Ул бик сәләтле җырчы иде. Башкорт халкының сирәк җырларын табып, шуларны өйрәнеп халыкка чыгару белән шөгыльләнде. “Сармат” исемле төркемдә эшләде. Ул чын-чынлап халыкчан артист иде.

Чулпансыз калу - Башкортстан сәнгате өчен зур югалту. Гаиләсенә дә Аллаһ ярдәм бирсен. Өч баланың әнисез калу фаҗигасен сүз белән генә аңлатып булмый. Мәрхүмәне 3 октябрь Баймакка алып кайтып җирләячәкбез. Анда филармониядән зур бер төркем бара”, диде Айдар Зөбәйдуллин.

XS
SM
MD
LG