Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ бетоны Казан урамнарын су басудан коткара ала


Яңа бетон бер минут эчендә 4 мең литр суны “йота”
Яңа бетон бер минут эчендә 4 мең литр суны “йота”

Британ белгечләре су үткәрә торган яңа төр бетон ясап чыгарган. Гамәлгә куелса бу технология Казан урамнарын көчле яңгырлардан соң су басудан коткара ала.

Британиянең Tarmac ширкәте белгечләре яңа материалга Topmix Permeable исеме биргән һәм аны юл салганда өске каплам итеп кулланмакчы. Бер яктан су үткәрүчән, икенче яктан, өстендә машина йөрерлек дәрәҗәдә ныклы материалны ясар өчен алар дистәләрчә ел тырышкан.

Яңа материал вак ташлар өстенә җәелә. Көчле яңгыр яуса, су юл өстендә җыелып тормаячак, шушы яңа материал, аннары вак ташлар аша саркып, җиргә сеңәчәк һәм дренаж системасында җыелып барачак. Эссе көннәрдә бу су кире өскә күтәрелеп, юл өстен суытып та торачак диелә.

Tarmac белгечләре әйтүенчә, әлеге яңа бетон бер минут эчендә 4 мең литр суны “йота” ала. Моны исбаталар өчен алар махсус видео әзерләгән.

Британия белгечләре су үткәрә торган бетон ясаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Кызганычка каршы, бу яңа технолгиянең бер җитешсезлеге бар – аны салкын төбәкләрдә әлегә кулланып булмый. Һава температурасы түбән төшсә, су "эчкән" бетон яргаланып эштән чыгачак. Tarmac ширкәте белгечләре хәзер шушы җитешсезлекне хәл итәргә тырыша. Эшләре уңса, бу технологияне киләчәктә салкын кышлы төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да кулланып булачак дигән сүз.

Ә әлегә Казан каласы һәр көчле яңгырны бер афәт кичергән сыман кичерә. Шәһәр урамнарын артык сулардан арындыру системы (ливневкалар) тиешле итеп эшләнмәгәнгә күрә, көчле яңгырлардан соң урамнарны су баса, машиналар йөзә башлый, башкалада хәрәкәт туктала. Соңгы тапкыр мондый хәл август аенда FINA дөнья чемпионаты вакытында булды. Ул көнне Хөсәен Мәүлетов урамы буйлап йөзгән машиналарны шушы видеода күреп була.

Су чемпионатында Казанны су басты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

XS
SM
MD
LG