Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия очкычының Төркиягә керүе "очраклы хәл түгел"


АКШ саклану министры Эштон Картер
АКШ саклану министры Эштон Картер

АКШ Русия хәрби очкычының Сүрия белән чик буенда Төркиянең һава киңлегенә керүенә борчылу белдерде.

АКШ саклану министрлыгы вәкиле Мадридтагы очрашулар вакытында ясаган белдерүендә "Русиянең Төркиянең һава киңлегенә үтеп керүе НАТО әгъзасе булган илнең суверенитетын бозу" дип бәяләде. Пентагон вәкиле сүзләренә караганда, НАТО моны сөйләшер өчен ашыгыч утырышка җыелачак. АКШ вәкиле моны "очраклы хәл" дип санамый.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең хәрби очкычының 3 октябрь Сүрия белән чик буенда Төркиянең һава киңлекләренә рөхсәтсез очып керүе турында белдерде. Русиянең Анкарадагы илчесе Андрей Карлов тышкы эшләр министрлыгына аңлатма бирер өчен чакыртылды.

Төркиянең ике хәрби очкычы һавага күтәрелеп Русия очкычын Төркиянең һава киңлегеннән чыгып китәргә мәҗбүр иткән. Мондый хәл тагын бер тапкыр кабатланса "нәтиҗәләре өчен" Русия җавап тотачак, диелгән министрлык белдерүендә. Русия Төркиянең Мәскәүдәге илчелегенә үз аңлатмаларын тапшырган, аның эчтәлеге билгесез.

Русия 30 сентябрь Сүриягә хәрби һава һөҗүмнәрен башлады. Путин Сүриягә хәрби очкычларын "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем позицияләрен бомбалау өчен дип китергән иде. Әмма АКШ рәсмиләре һәм Сүрия активистлары белдерүенчә, Русия очкычларының беренче һөҗүмнәре һич тә "Ислам дәүләте"нә каршы түгел, ә Сүрия президенты Бәшәр Асадка оппозициядәге көчләргә каршы юнәлтелгән.

Узган атнада Русиянең Сүриядә тыныч халык яшәгән бистәне бомбалануына дәлилләр чыкты.

XS
SM
MD
LG