Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:50

Русия интервенцияләре тарихы

XX гасыр урталарыннан Русиянең Мәскәүнең геополитик мәнфәгатьләре күрше илләр белән генә чикләнми. Кремльнең башка илләрдәге хәлләргә тыкшынуы тарихы түбәндәге фотогалереядә.​
күбрәк күрсәт

1950-1953 елларда совет гаскәрләре Корея ярымутравын икегә бүлгән Корея сугышында катнаша. Тарафлар арасында әле дә солых килешүе юк һәм алар арасында вакыт-вакыт атышлар булгалап тора.
1

1956 елда совет гаскәрләре Варшау килешүендәге илләрнең берсе булган Маҗарстанда коммунизмга каршы баш күтәрүчеләрне бастыра. Анда 30 меңләп хәрби җибәрелә.
2

1965 елдан 1974 елга кадәр совет хакимияте Төньяк Вьетнамданы ватандашлар сугышында коммунистик хөкүмәткә ярдәм итеп килде. Советлар берлеге хөкүмәте исәпләвенчә, бу сугыш чыгымнары Мәскәүгә көненә 1,5 миллион сумга (бүгенге исәп белән 11,5 миллион доллар) төшкән.
3

Чех яшьләре 1968 елның 21 августында Прага үзәгендә аударылган машина өстенә Чехословакия әләме белән менеп баскан. Прага халкы илгә бәреп кергән совет танкларын уратып алган.
4

1979 елдан 1989 елга кадәр совет гаскәрләре Әфганстанда коммунистик хакимият урнаштыру өчен сугышты. Тарихчылар әйтүенчә, бу сугыш Советлар берлегенә елына 3-8 миллиард долларга төшкән. Төгәл саннар әле дә билгесез.
5

1992 елда Русия Молдовадан аерылырга теләүче сепаратист Днестр буе төбәген яклап анда гаскәр кертә. Кораллы каршылык нәтиҗәсендә меңләгән кеше һәлак була. Кораллы каршылык инде күптән тукталуга карамастан, Русия гаскәрләре әле дә шунда тора.
6

2008 елда Русия Грузиядән аерылырга теләүче ике сепаратист төбәк - Көньяк Осетия һәм Абхазиягә нык ярдәм итте. Көнья Осетиягә бәйле каршылык Русия белән Грузия арасындагы биш көнлек сугышка әверелде. Русия гаскәрләре әле дә шунда тора.
8

2015 елның 30 сентябрендә Русия Сүриядә президент Бәшәр Асадка каршы көчләрне бомбалый башлады. Мәскәү анда Ислам дәүләте исемле террорчы оешма көчләрен бомбалавын белдерә. Әмма белгечләр Русиянең Ислам дәүләте сугышчыларына бары берничә генә бомба ташлаганлыгын, бомбалауларның төп өлеше уртачыл оппозиция көчләренә каршы юнәлтелгәнлеген әйтә.
10

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG