Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киңәшнең дә була төрлесе


Facebook "ошый" төймәсенә өстәп яңа төймәләр сыный башлый, әмма "ошамый" төймәсен кертү каралмаган
Facebook "ошый" төймәсенә өстәп яңа төймәләр сыный башлый, әмма "ошамый" төймәсен кертү каралмаган

Интернет – искитмәле әйбер инде. Кайчак хәйран калып укып утырам. Бигрәк тә зурлап, сер итеп кенә тишелгән мәгълүматка.

Әйтик, айфоннарны тизрәк зарядка алсын өчен микродулкынлы мичкә тыгып торырга киңәш итәләр. Кайберәүләр шуның кебек хәбәрне зурлап таратып җибәрә. Кызык итеп, таратадыр, дип өметләнәм. Чөнки микродулкынлы миче булганнар белә, тимер кашык, тәлинкә тыгарга ярамаган мичкә, ни йөрәгең белән 60 меңгә алынган айфон кебек кыйбатлы тауарны тыгасың ди. Гәрчә, акчалы, әмма акылсызлары да бардыр кешенең. Фарфор тәлинкә йә касәнең тимер йөгертелгән божрасы чәчрәп тора кабызылган мичтә. Аны гына күргәннәре бардыр халыкның.

Соңгы арада социаль челтәрләрдә сыр ясау рецептлары күбәйде. Халыкка пальма маеннан ясалган сыр бик ошап та бетми шикелле, үзең ясап ашау хәерлерәк, башкасы булмагач.

Аена 20 килога ябыктыру диеталарын күреп бер аптырасаң, яман шеш авыруын әле лимон, әле сода ярдәмендә дәвалау ысулларын күреп, утырып елыйсыңмы ни? Әлеге авырудан төрле рецептлар күреп йөрәк әрни. Авыруның соңгы өметен, бәлки соңгы көчен теләсә нинди чүпкә әрәм итәргә кирәкме икән? Табибларның дәвалау ысуллары барыбер нәтиҗәлерәк бит.

Карый башласаң, моның ише киңәш-төңәш адым саен. Күпләр аны “уртаклашу” төймәсенә басып, тагын да күбәйтеп җибәрә. Ә бу күбәйтү – дусларың өчен тәгаенләнә. Кайчак кызыклы яңалыкны үзеңдә саклансын өчен дә таратасың, билгеле. Шулай да, әле китерелгән берничә генә мисалдагы мәгълүматны чынга алмый, карап кына китүчеләр күбрәктер, дип өметләнәм.

Интернет белән мәгълүмат төрлелеге артты, мәгълүматның кул астында булуы кешене китапханәгә, журналлар актаруга кызыгын югалтты. Әйтик, белергә теләгән әйберне бүген энциклопедиясез, махсус китапларсыз, махсус белемсез дә табып була. Моның белән халыкның да белеме артты, дөньяга карашы үзгәрде дип аңлыйм. Димәк, бик ашыккан чакта, баш миен сүндергән очракта да, тимер һәм пыяладан гына торган айфонны микродулкынлы мичкә тыгарга һич кенә дә ярамаганлыгын исенә төшерер дип уйлыйм. Гәрчә, бик авыр булса да. Чөнки бу киңәшне сиңа дустың түгел, дошманың бирә.

Сырлар, кышкылыкка салатлар, консервалар рецептын кирәкмәсә дә, укып чыгам үзем. Тотмасам да, диеталарга да күз салам тагын. Теге яки бу авырудан бердәнбер дәва булган рецептларны да ачып карыйм. Бу сиңа сыер сөтеннән моцарелла ясарга омтылу түгел, киңәшне язганда болай да авыру кешенең мондагы киңәшне тотып, содалы су эчәчәген күз алларга кирәктер. Әлбәттә, мондый киңәшләрнең авторы булмый. Язмада да, билгеле, әмма бөтен дөнья табибларына каршы чыгып, авыруларны гади генә дәвалаучы мескен герой табиб телгә алына. Аның да исеме булмавы мөмкин.

Моның кебек киңәшләрне тотарга кирәкмәгәнлеген язып торасымы икән? Сыр ясагыз. Кышкылыкка консерва ясагыз. Әмма дәваланмагыз.

XS
SM
MD
LG