Уфаны борынгырак итәргә теләгән тарихчы Нияз Мәҗитов вафат
Уфада 83нче яшендә күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Нияз Мәҗитов вафат булды. Гафури районы Тугай авылында туган Нияз Мәҗитов 1956-1979 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында археология һәм этнография бүлеге мөдире булып, 1979 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. Бөтендөнья башкорт корылтаеның беренче җитәкчесе була. Мәҗитов башкорт милләтчелеге карашлары белән киң танылды. Соңгы елларда ул Башкортстан башкаласы эчендәге "Уфа-2" дип аталган казу кырында эшләде, һәм аның кимендә 1500 ел тарихы булуын расларга тырышты. Бу эш Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәннән соң тагын да активлашкан иде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?