Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" шигаре нәрсә аңлата?


Хәтер көне. 1988 ел (архив фотосы)
Хәтер көне. 1988 ел (архив фотосы)

Казанда татар халкының чираттатгы Хәтер көне узды. Бу мәтәм чарасы - милләтнең күмәк хәтерең саклау гына түгел, ә бәлки тарихи дәресләрдән сабак алу мөмкинлегедер. Бердәмлек булмау, идарәчеләрнең төрле төркемнәргә бүленешүе, үзенең шәхси мәнфәгатьләрне милли дәүләтчелектән өстен кую, явызлыкка яңа ташлама белән җавап бирергә тырышу - халкыбыз, дәүләтчелегебез өчен һәм хәтта бөтен кешелек өчен киләчәккә дә зур гыйбрәт булып тора. Тарих искәртә: мондый аянычлы күренешләрнең таралуы дәүләти инкыйразга алып килә һәм халыкны мөстәкыйль милли тормыштан мәхрүм итә.

Шуңа күрәдер мәтәм чарасында елдан-ел яңгыраган һәм иң еш ишетелә торган шигар - ул "азатлык". Кызганыч, күп кенә кенә гражданнарыбызда бу сүз ниндидер курку һәм ризасызлык уята, аны радикализм белән тиңләү гадәткә керде.

Төрле кеше бу шигарләргә үз мәгънәсен салса да, милли эшләрдә аларның төп асылы - берсенә дә бәйле булмыйча, үз мәсьәләләребезне үзебезчә хәл итү мөмкинлегең аңлата. Мисал өчен, милли мәгариф, милли мәдәният, дини мәсъәләләрне хәл итү.

Шул яктан караганда, бүгенге көндә милли мәгариф системасын торгызу, аны тәртипкә салып ныгыту, татар мәктәпләрендә милли мохитне татар телле итеп оештыру, үз милли югары уку йортын булдыру - ул азатлык дигән сүз. Милли азатлык - халыкара хокукый норма. Аны радикализмга тиңләү - гомумкешелек кыйммәтләрен санга сукмау дигән сүз. Милләтне үстерү, саклау юлында төп терәк исә - безнең дәүләт. Дәүләтчелек булмаса, татар үсеш алмаячак.

Үз чиратта Республиканың, татар халкының "азат" үсешенең хокукый нигезе - конституциябезнең тулы үтәлеше, шартнамә нигезендә эш алып бару, федераль үзәк белән тигез һәм гадел мөнәсәбәтләр булып тора. Әлегә Татарстанның һәр дәүләткә хас булган сыйфатлары бар: мөстәкыйль хакимият органнары, хокук системасы, президент институты. Татар халкын президент институтыннан мәхрүм итү, төп дәүләтчелек сыйфатын һәм мөстәкыйльлекне алып ташлау дигән сүз. Икенче яктан, санап кителгән институтларны милли үсеш өчен эшләтү һәм җәмәгатьчелекнең алардан файдалана алуы - республикада милли азатлыкның төп шарты булып тора. Бу Татарстанның барлык халыклары, барлык гражданнары өчен дә актуаль.

Һичшиксез Татарстан республикасының сәяси һәм икътисади алгарышы - татар халкының үсеше, бердәмлеге өчен иң ныклы таяныч. "Азатлык" шигареннән курку республикабызны һәм татар халкын көчләрәк ясамас. Татарстан мөстәкыйль, чын автономияле дәүләт булып кына үссә, татар хылкың зур уңышлар көтә.

Чыганак: Aurupali Tatarstan

XS
SM
MD
LG