Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "исхакыйларча" Хәтер көне үтте


15 октябрь Казанда өченче Хәтер көне үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

15 октябрь Казанда өченче Хәтер көне үтте

15 октябрь Казанда Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" яшьләр берлеге вәкилләре өченче Хәтер көнен үткәрде. Чарада катнашкан язучы Фәүзия Бәйрәмова аның Гаяз Исхакыйлар заманыннан бирле нәкъ шушы көнне үткәрелүен искәртте.

Казанда соңгы биш көндә үткән инде өченче Хәтер көне турында интернетта игъланнар, махсус хәбәрләр булмады диярлек. Бары тик милли хәрәкәт активистлары гына 15 октябрьдә Казан кирмәне, Сөембикә манарасы янында өйлә җиткәнче җыеласын белде.

11 октябрь узган төп Хәтер көнендә 150ләп кеше, 12 октябрь көнне үткәнендә 20ләп кеше булса, бусында 15ләп кеше катнашты. Алар арасында “Азатлык” яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм 11 октябрь көнне Чаллы-Казан юлында тоткарлану сәбәпле төп Хәтер көненә килә алмаган язучы, җәмәгать эшлеклеләре Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова да бар иде.

Фәүзия ханым бүген хәтер яңартуны Гаяз Исхакыйлар заманыннан бирле Хәтер көненең 15 октябрьдә үткәрелүе белән аңлатты.

“Бу көнне йөз елга якын татар милләтчеләре, татар зыялылары Хәтер көне итеп билгеләп үтәләр. 15 октябрьне Гаяз Исхакыйлар Кытай, Япония, Төркияләрдә уздырганнар. Бу һәр елны билгеләнде. 1989 елдан бирле без ел саен 15 октябрьдә Ирек мәйданына җыелып, Хәтер көне уздырып һәм соңыннан халык белән бергә Сөембикә манарасы янына килеп, догалар кылып, намаз укый идек. Әлбәттә, бу көн хәзер бүлгәләнде, аны 11е дә 12се дә уздыралар. Әмма ләкин безнең йөрәкләребезгә 15 октябрь кан белән язылган. Шуңа күрә без бүген Казанга килергә ният иттек. Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан татар милләтчеләре, милли хәрәкәт вәкилләре җыелып шәһит киткән әби-бабаларыбыз, ханнарыбыз рухына Сөембикә манарасы янында дога кылдык. Рухлары шат булсын, безгә рәнҗеп ятмасыннар. Бездән соң да татар дәүләтчелеге өчен көрәшүчеләр булсын һәм татар халкы, ниһаять, күргән газаплары өчен үз дәүләтен яңадан торгызсын иде дип Ходайдан сорадык”, диде Фәүзия Бәйрамова.

Ахырда барлык катнашучылар Татарстан әләмен тотып фотога төште, өлкән буын арасында үзләре белән Хәтер көненә оныкчыкларын да алып килүчеләр күренде.

XS
SM
MD
LG