Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга багышланган яңа телефон тышлыгы 199 мең сум тора


Caviar ширкәте яңа iPhone 6S өчен Татарстанга багышланган алтын тышлык чыгарды.

Италиянең Caviar ширкәте зәркәнчеләре Татарстанга багышланган телефон тышлыгы ясап чыгарды. iPhone 6S тышлыгында Татарстанның иң мәшһүр урыннары – Сөембикә манарасы, Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете һәм Миллениум күпере сүрәтләнгән.

Моннан тыш алтын йөгертелгән тышлыкта Татарстан туграсы да бар. Шундый тышлыклы, хәтере 128 Гб булган iPhone 6S 199 мең сум тора. (Гади тышлык белән 60 мең сум чамасы – ред.).

​Татарстан һәм Чечняга багышланган телефон тышлыклары бер көнне чыкты. Чечняга багышланган алтын тышлыкта республика башлыгы Рамзан Кадыров портреты да бар. Русия президенты туган көненә (7 октябрь – ред.) ширкәт Владимир Путинга багышланган телефон тышлыгы чыгарган иде. Кайбер мәгълүмат чаралары аны Putinphone дип атады. iPhone 6S 25 сентябрь көнне сатуга чыкты.

Узган ел Казандагы "Гравюра дизайн" исемле креатив студиядә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүләккә iPad тышлыгы ясалган иде. Айпадка Татарстан картасы бастырылган, тышчасына да милли бизәк төшерелгән.

XS
SM
MD
LG