Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан рәсмиләренә халыкара һава ширкәтләре белән очуны тыйды


"Коммерсант" язуынча, Татарстан президенты дәүләт эшендә булган рәсмиләргә халыкара һава ширкәтләре белән очуны тыйган фәрманга кул куйган. Фәрман 19 октябрьдән гамәлгә кергән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә республика түрәләре 19 октябрьдән башлап эш сәфәрләренә чит илләр һава ширкәтләре очкычларында йөри алмый. Шундый фәрман имзалануын "Коммерсант" хәбәр итте. Сәфәргә Русия яки Евразия икътисади берлек авиакомпанияләре (Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан) белән барып җитеп булмаганда гына, халыкара ширкәтләрне куллану рөхсәт ителә. Узган атнада федераль рәсмиләрнең сәфәрләренә караган шундый ук күрсәтмәне Русия президенты Владимир Путин имзалаган иде.

Бүгенге көндә Казанга зур халыкара ширкәтләрдән Төрек һава юллары (Истанбулдан), Finnair (Һелсинкидән), FlyDubai (Дубайдан) оча. Шулай ук Евразия икътисади берлегенә кермәгән илләрдән Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстанның Somonair һава юллары оча. Казан һава аланы мәгълүматларына караганда, 2015 елның тугыз аенда юлчылар саны 9.3% кимегән. Белгечләр бу адым белән Русиянең Аэрофлот һәм S7 ширкәтләренең табышын арттырып булыр дип фаразлый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләргә сәфәрләре вакытында туры һава бәйләнеше мәсьәләсен күтәрә. Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Иржи Колиба белән соңгы очрашуда Казан-Прага арасында туры очышлар кирәклеген әйткән иде. Бүген Чехиянең ČSA ширкәте 2016 елның 25 апреленнән Татарстан башкаласына туры очышлар башлавын белдерде.

XS
SM
MD
LG