Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ноль ярым" – яңа буын файдасына


"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш
"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш

Яңа буын татар яшьләре татар милләтенең күп еллар бер урында таптануына каршы ниндидер яңалык кертергә тырыша.

Яшь кинорежиссер Байбулат Батулланың Сноб.ру проекты үткәргән бәйгедә катнашучы "Ноль ярым" документаль фильмындагы төп герой Айратта бик азлар үз-үзләрен таныгандыр. Күпләр исә бу фильмга "сәер кино" ярлыгы тагып өлгергәндер. Карый башлауга ук ташлаучылар да байтактыр. Мин дә аны башта аңламадым, бу кино исәр егет турында икән дип көлемсерәп карый башлаган идем, фильм барышында фикеремне тулысынча үзгәрттем.

Бу фильм исәр турында түгел! Айрат "яңа буын татар яшьләре" дип атап йөртелгән төркемнең җыелма образы буларак күз алдына килеп баса. Әйе, сәер төсле ул – классик музыка тыңлый, фәлсәфә белән мавыга, рәссамнарны белә, дөньякүләм танылган режиссерларның эшләренә мөкиббән, үз дөньясында яши... Тик хыялы бер дә сәер түгел. Ул тирән мәгънә салынган, бөтен уй-фикерләре кереп-урнашып беткән татарча фильм төшерергә хыяллана. Ул фильмны нәкъ менә татар кешесенә, авыл кешесенә багышларга тели. Мактаулы хыял бит? Моның сәерлеге нәрсәдә соң?

Тик хәзерге татар кешесе – татарча телеспектакльләрне кино дип уйлый торган, шоу-бизнесны сәнгать дип атый торган ул, калын гәҗитне китап дип укый торган татар кешесе – Айратның киносын аңлармы? Байбулатның фильмын карап бетермәгән килеш сүндергән төсле, аныкын да өзеп куярлар. Чөнки стандартларга туры килми бит. Ләкин бу баш бәләсе түгел. Карамаулары – вакытлыча гына. Стандартларны җимерү чоры җитеп килә. Хәер, яңа буын көченә түзә алмыйча, стандартлар болай да юкка чыгар ул. Һәрхәлдә, минем шулай дип уйлыйсым килә.

"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш
"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш

Бездә стандартлар күп һәм шул стандартларга сыярга тырышу теләге артык көчле. Тик шунысы билгеле – стандартларга сыярга тырышкан өлкәдә үсеш булмый. Татар милләтенең менә инде ничә еллар бер урында таптануының сәбәбе да шул стандартларга туры килергә тырышып яшәведер.

Иҗатчылар буыны килә дә китә, эшләрен дә, йөзләрен дә хәтерләп калмыйбыз – шул кадәрле калыплашканнар. Шул стандартлар аркасында без туктап торган поездга утырган һәм янәшәдәге кузгалып киткән поезның хәрәкәтенә алданып, үзебезне барабыз дип уйлаган халык төсле. "Яңа буын татар яшьләре" исә ниндидер яңалык кертергә, хәрәкәттә булырга тырыша.

Байбулатның эше турында социаль челтәрдә гапләшеп алган идек, шунда журналист Рафис Җәмдиһан: "Бу эшкә Муса Җәлил премиясен бирергә кирәк", дип әйтте. Юк, премия бирергә кирәкми аңа. Ә менә алга таба җиң сызганып эшләү өчен грантлар һәм дәүләттән финанс ярдәме кирәк (аерып әйтәм – кысылып, эшне бозу түгел, финанс ярдәм кирәк; гади итеп әйткәндә – капчыклап акча һәм тулы ирек, алар ул акчага барыбер джип алмый, чөнки үз-үзләренә хөрмәтләре бик зур). Байбулат һәм аның герое Айрат кебек яшьләр милләтне урыныннан кузгатыр өчен туган кешеләр. Яңа үсешне яңа буын тәэмин итә ала, һәм тарихта (шул исәптән татар тарихында да) моның мисаллары бихисап.

Байбулат кебекләрне премия өчен гауга-талашларга кертү кирәкмәс. Әле аларны стандартлашкан иҗатчылар янына якын да җибәрмәскә кирәк, юкса, стандартлашканнарның карашларына төртелеп, канатсыз калулары бар. Мин гомумән татарларга (һәм татар киңкүләм мәгълумат чараларына) "стандарт", "формат" кебек төшенчәләрдән арынырга кирәк дип саныйм. Бөтен тармаклары да зур үсеш алган милләтләргә генә форматлар булдыру гафу ителә, ә татар дөньясы болай да коточкыч тар. Чүлдәге өч бөртек тигәнәкне берничек тә урман дип атап булмый. Татар дөньясы иҗат мәйданы булырга, кайнап торырга тиеш, чөнки аңа үсәргә кирәк. Калыпларга буйсындырылган бала кимсенгән булып үскән кебек, милләт тә шул хәлдә, бүген ул кимсенгән хәлдә һәм көндәшлеккә әзер түгел.

Әле мин яше 40тан артканнарга татар киносы төшерәм дип азапланмаска дигән канун да чыгарыр идем, чөнки андый иҗатчыларның потенциалы ачылды инде, алар элекке заман кешеләре булып чыктылар. Юлны һәм бюджетны яшьләргә тоттырырга вакыт.

"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш
"Ноль ярым" документаль фильмыннан күренеш

Сездә ничектер, миндә бу фильм якты хисләр калдырды. Әйе, Айрат әлегә киносын төшерә алмады. Ләкин бу вакытлыча дип уйлыйм. Байбулат Батулланың да бу соңгы эше булмас, аның милләтенең йөзек кашы булып өлгерәсен күрәсебез алда әле. Комачауламаска гына кирәк. Һәм көлмәскә. Татарның бик начар гадәте бар – үзе аңламаган әйбердән көлә ул. Аңламаган өчен үз-үзеннән көләргә тиеш, югыйсә. Өмет Байбулат кебекләрдә. Аларның хезмәтләре киләсе буында чагылыш табармы, 2-3 буынны үткәрәсе булырмы – билгесез. Әмма алар заманы, барыбер, җитәчәк, монысында шигем юк.

Яңа буын татар кешесе нинди ул?

Фильм герое Айратның фикерләренә, холкына, хыялларына нигезләнеп, яңа буын татарның нинди икәнен чамаларга була. Әйтергә кирәк – бик тә мөлаем образ килеп чыга. Менә аның сыйфатлары:

1. Һичшиксез – тирән һәм күпкырлы белемле. Айрат, аңлавымча, техник югары уку йортында белем ала, ләкин аның белемнәре сайлаган һөнәре белән генә чикләнми. Иң мөһиме – ул белемнәрен бер-берсе белән бәйләп анализларга омтыла, фикерли белә. Әле ул белемнәреннән илһам ала! Һәм шул ук вакытта белемнәренең әлегә сай булуын да аңлый.

2. Ул дөнья тәҗрибәсен өйрәнүдән курыкмый. "Бу безнең халыкка хас түгел" дигән киртә аңарда бөтенләй юк. Тәҗрибәгә нигезләнеп, ул яңа формалар, алымнар булдыра.

3. Ул үзгә, бөтенләй икенче дөньяда яши сыман. Фильмда Айратның яшьтәшләре дә күренеп китә. Йә, карагыз әле. Фильмда бер эпизодта авыл яшьләре мунчада, аракы эчеп, яңа ел каршылыйлар – бүгенге көндә бу сәер күренеш саналмый, ул стандарт. Ә Айратның классик музыка тыңлавы һәм кино төшерергә җыенуы – сәер күренеш санала. Мантыйк бармы монда?

4. Милли җанлы. Әйе, вакыт-вакыт герой русча сөйләшә, әмма татарча сөйләшеп, аракы эчеп утырган яшьтәшләренә караганда ул милли җанлырак. Алай булмаса, ул татар авылында татарча кино төшерергә хыялланып йөрмәс иде.

5. Ихлас. Фильм буе Айратның ихласлыгы сокландыра. Байбулат, контраст өчен булса кирәк, фальш дөньясын да биреп ала, мәсәлән, плюска җырлаучы артист мисалында бу ачык күренә.

6. Нечкә күңелле. Ничек кенә калын тиреле булып күренергә теләмәсен, Айратның үзен һәм идеясен кабул итмәүләреннән дискомфорт тойганы сизелә. "Көләчәкләр миннән", ди ул. Ниндидер кысанлык тоям мин ди. Яңа буын татар яшьләренә бу халәткә күнегергә туры килердер, мөгаен. Аларга формат һәм стандарт белән бил алышасы бар бит әле.

Хыялый язмамы? Булсын. Мин Айратка, Байбулатка һәм аларның ишләренә ышанам.

Алсу Исмәгыйлева, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG