Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада ерактагы татар диаспораларының зур җыенына әзерләнәләр


Габдулла Тукай һәйкәле Анкарада 2011 елның 26 маенда ачылды
Габдулла Тукай һәйкәле Анкарада 2011 елның 26 маенда ачылды

Анкара татарларының "Казан" оешмасы 7 ноябрьдә 50 еллыгын бәйрәм итәчәк. Анда "элекке диаспораларның" барлык вәкилләрен җыярга телиләр.

Икенче дөнья сугышыннан соң Кытай, Япония һәм Кореядән моһаҗир татарларның зур өлеше Төркия, АКШ һәм Австралиягә күчеп киткән. Бу илләрнең барысында да татарлар "элекке диаспора" һәм "яшь диаспораларга" бүленгән. Кайберләрендә алар арасында аңлашу да бар, әмма барысында да "элеккеләрнең" оныклары татар телендә сөйләшми диярлек, соңгы елларда килгән "яшь диаспора" белән исә социаль, мәдәни, кайбер очракларда хәтта сәяси карашларда фикер аермалыклары чыга. Анкарадагы татар диаспорасы да шундыйлардан.

"Казан" мәдәният вә ярдәмләшү оешмасына 2015 елның 6 ноябрендә 50 ел тула. 1965 елда Төркиягә Кытай, Япония һәм Кореядан килгән татарларның бер өлеше Анкарада урнашып, үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәр өчен "Казан" оешмасын кора. Ул елларда Төркиягә килгән татар иммиграцияcенең төгәл санын әйтү мөмкин түгел. Төркиядә яшәүче тарихчы Надир Дәүләтнең тиздән чыгачак "Ерактагы татар диаспоралары" исемле китабы бу сорауга ачыклык кертер дип көтәбез. Татарлар кайсы илгә генә күчеп китсә дә, мәхәллә булып оешып үз көннәрен үзләре күрә.

2015 елның 29 апрелендә Анкарадагы "Казан" мәдәният үзәгендә Татарстан кунаклары белән очрашу
2015 елның 29 апрелендә Анкарадагы "Казан" мәдәният үзәгендә Татарстан кунаклары белән очрашу

Анкарадагы "Казан" оешмасын Рәшид Айгүн, Якуб Мозаффәр, Талип Нивер, Ялчы Өзәкә, Саип Тениш, Сәйфулла Зелинки исемле кешеләр корган. Ялчы Өзәкәдән кала барысы да – Кытайда коммунистлар хакимиятеннән качып күчеп килүчеләр. Өзәкә – Кытайдан килгән татар кызына өйләнгән төрек. Соңрак бу оешмага Анкарага Япония һәм Кореядан килгән татарлар да кергән. Уртача алганда, оешма аена бер очрашып торган. Кем өйләнгән, кем вафат кебек мәхәллә яңалыкларын ара-тирә чыгып торган бюллетеньнәрдән белгәннәр. Балаларны татар теленә, дингә өйрәткәннәр, араларында музыка коралларында уйнаучылар да булган.

Хәзер "Казан" оешмасына 72 гаилә керә. Алар барысы да Икенче дөнья cугышыннан соң Төркиягә килгән татарларның балалары һәм оныклары. Оешманың нигезендә торучыларның берсе генә, Рәшид Айгүн исән, ул Анкарада яши. Оешманың 50 еллыгына багышланган тантаналы мәҗлестә тарихи чыгышны нәкъ аннан көтәләр. Мәҗлес 7 ноябрьдә Анкарада үтәчәк. Чакырылган кунаклар арасында Австралия, АКШ, Финляндия татарлары бар. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге җырчылар һәм биючеләр җибәрергә вәгъдә иткән. Алар белән икенче көнне "Казан" оешмасында аерым очрашу булачак, диде Азатлыкка оешма җитәкчесе Фуат Тыныш.

Фуат Тыныш
Фуат Тыныш

Фуат әфәнде бәйрәм мәҗлесендә Төркиядәге диаспора өчен генә түгел, башка илләрдәге элекке моһаҗирләрнең балалары өчен дә актуаль булган татар телен белмәү проблемын күтәрергә җыена. Анкарадагы татарларның өченче буыны (күчеп килүчеләрнең оныклары) татарча бөтенләй сөйләшми диярлек. Оешманың эшләрен алып бару стиле яшьләргә искергән тоела. Очрашып сөйләшүләр, чәү эчүләр һәм гармун-скрипка сузып утырулар яшь буынның тормыш рәвешенә туры килми. Өченче буында күпчелек татар яшьләре төрекләр белән гаилә корган. Бу инде татар мәхәлләсенең кечкенә һәм ябык булуыннан чыккан күренеш. Финляндия татарлары үз вакытында килен-кияүләрне Татарстаннан эзләде. Анкарадагы татар яшьләрен Казан белән кызыксындара алмаганнар.

Анкарадагы "Казан" татар оешмасы 50 еллыгын билгели
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:23 0:00
йөкләү

Фуат әфәнде үзе дә Казанда гомердә бер генә тапкыр булган. Аның әби-бабалары Мордовия якларыннан. Андагы авылларда ул бүген дә телнең сакланганына сөенеп кайтканын сөйләде. Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге үз вакытында Анкара яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укырга чакырган булган, әмма теләк белдерүче булмаган, күбесе Төркиядә укырга калган. Моның төп сәбәбе – рус хәрефләрен танымау, кирилча укый-яза белмәү, диде Фуат әфәнде.

Татар телен ул үзе дә өйдә әти-әнисеннән генә өйрәнгән. Оешманың Татарстан белән мәдәни элемтәләре бар. 2011 елда Габдулла Тукайга һәйкәл куелганнан бирле Казаннан Тукайны искә алырга вәкилчелек килеп китә. Узган ел Анкара татарлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Төркиядәге "яшь диаспора" вәкилләренең берсе, хокук белгече Фәнис Зыялы Азатлыкка татарларның "төрекләшү" проблемын яшьләрне Казанда укытып чишеп булганын әйтте. Анталиядә яшәүче милли активист үзе дә ярдәм итәргә әзер. Татар теленең латинга күчерелмәве чит илләрдә яшәүчеләрне зур татар дөньясыннан аерды, аерым илләрдә аерым мәхәлләләр итеп кенә калдырды. Анкарада "Казан" оешмасының 50 еллыгына "элекке диаспораларның" барлык вәкилләре җыелачак. Ерактагы диаспораларның болай бергә зурлап җыелуы әле моңарчы булмагандыр.

XS
SM
MD
LG