Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Кремль тарафлылар 75 яшьлек активистка һөҗүм иткән


Ионов 2015 елда шактый гына каршылыклар чарасында катнашты. Шуның өчен ул административ җаваплылыкка да тартылды.

Мәскәүдә Кремль тарафлы НОД һәм SERB төркемнәре активистлары ялгыз пикетта басып торучы 75 яшьлек активист Владимир Ионовка һөҗүм иткән. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, аңардан "Путин есть - ума не надо" дигән плакатны тартып алып ертканнар һәм "Путинны, Русияне мыскыл иткән һәркем белән шулай булачак" дигән сүзләр җиткергәннәр. Шуннан активистка буяу һәм онга ошаган әйбер сипкәннәр.

Ионовка карата хәзер җәмәгать чараларын, аеруча ялгыз пикетлар тәртибен бозган өчен мәхкәмә бара.

XS
SM
MD
LG