Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада башлана


Russia -- Competition in the Tatar language among school children in the village Ulenkul, Omsk region, 05Feb2013
Russia -- Competition in the Tatar language among school children in the village Ulenkul, Omsk region, 05Feb2013

Олимпиада быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Узган елны олимпиаданың беренче турында 13 илдән биш меңгә якын укучы һәм студент катнашкан иде.

Татарстанда Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек мәктәп укучылары, студентлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада башлана.

Олимпиада Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике этапта уздырыла. Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган өлешендә катнашу өчен 9 ноябрьдән 21 декабрьгәчә КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак теркәлү зарур, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Олимпиаданың бу өлеше 7-21 декабрьдә дистанцион рәвештә интернет-тест формасында мәктәпләрнең, югары уку йортларының компьютер класслары базасында яки катнашучыларның шәхси компьтерлары аша уздырыла.

Интернет-тест нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ сайтында урнаштырылачак. Олимпиаданың йомгаклау өлеше 20 апрельдән соң булачак.

XS
SM
MD
LG