Accessibility links

Мәскәүдә 13 ел элек булган Дубровка фаҗигасен искә алалар


"Норд-Ост" мюзиклы барганда террорчылар 912 кешене тотык итеп алган иде, хакимиятнең аларны коткаруы вакытында 130 кеше үлде.

Бүген Мәскәүдә Дубровкадагы театр үзәгендә моннан 13 ел элек тамашачыларны тотык алу фаҗигасен искә алу чаралары үтә. 2002 елның 23 октябрендә "Норд-Ост" мюзиклы барганда террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм аларны өч көн театрда тотты. Хакимиятләр аларны азат иткәндә газ кулланды һәм анда 130 кеше үлде. Нинди газ кулланылганы әле дә сер итеп саклана.

2011 елны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Дубровкадагы терактта зыян күрүчеләрнең гомум шикаятен карады һәм Русия хакимияте кешеләрнең яшәү һәм гадел мәхкәмә уздыруга хокукын бозган дип таныды. Акчалата түләүдән тыш, Страсбург Русияне кешеләр үлеме сәбәпле, тотыкларны азат итү чараларын объектив тикшерергә таләп итте. Элекке тотыклар һәм аларның туганнары корбаннарның шундый күп санда булуы өчен террорчылар гына түгел, ә Русия хакимияте дә җаваплы дип саный, әмма тикшерү комитеты җинаять эшен ачудан баш тартты.

Искә алу чарасын "Норд-Ост" террор чарасында зыян күрүчеләрне яклауга теләктәшлек белдерүче иҗтимагый оешма уздыра. Чара бер минут тынлык белән искә алудан башланачак. Аннары 13 ел элек булган террорның шаһитләре һәм аны үз күзләре белән күрүчеләр чыгыш ясаячак. Матәм җыены вакытыннан соң һавага 130 шар очыртыла. Террор гамәлендә шул кадәр кеше һәлак булган, дип санала. Аларның һәркайсын исемләп искә алачаклар.

XS
SM
MD
LG