Русия финанс министры Антон Силуанов сишәмбе көнне Федерация шурасында чыгыш ясап, 2016 елдан соң илнең запасларын актив рәвештә куллану бетәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, 2015 елны резерв фонд яртысыннан күбрәккә, ягъни 2,5 триллион сумга бушаган һәм киләсе елны чыгымнар киметелмәсә, инде "киләчәктә андый ресурслар" булмаячак.
Икътисад үсеше министры урынбасары Алексей Ведев Федерация шурасында чыгыш ясап, Русиядә икътисади хәлнең начарлану мөмкинлеген белдерде.
"2016 елда нефть бәясенең бер мичкәсе 40 долларга кадәр төшү һәм бу бәянең 2018 елда да шул дәрәҗәдә саклануы көтелә", диде ул. Аның әйтүенчә бу Русия икътисады өчен "чираттагы шок" булачак. Ведев 2020 елгача кризиска кадәр булган дәрәҗәгә ирешеп булмаячагын да өстәде.