Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русия Думасында вәкилләрен арттырмакчы


Фәрит Мөхәммәтшин утырышта чыгыш ясый
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта чыгыш ясый

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкләгән "Татарстан -яңа гасыр" хәрәкәте утырышында Дума сайлауларына әзерлек игълан итеп, анда Татарстан депутатлары санын артыру бурычын да куйды.

Киләсе Дума сайлауларына әле бер елга якын вакыт булса да, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан районнарыннан җыелган "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте әгъзаларын хәзердән ук каты әзерлек башларга чакырды.

12 ел элек федерализм принципларын саклау максатында төзелгән бу хәрәкәт, соңгы елларда "Бердәм Русия" хакимият фиркасенең иң якын беректәше булып тора. Фәрит Мөхәммәтшин сайлауга эзерләнү максатын Татарстан районнарыннан җыелган үзидарә депутатлары, район һәм авылдагы дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, кыскасы иң ышанчылы кешеләре алдында куйды.

Сайлау кануннарына кертелгән үзгәрешләр сәбәпле, 2016 елда Казан һәм Түбән Каманы берләштергән элекке сайлау бүлгесе башкача бүленәчәк, нәтиҗәдә Татарстанга тагын бер бүлге өстәлә.

Фәрит Мөхәммәтшин, беренче чиратта Татарстаннан депутатлар санын арттырырга кирәк, диде.

Татарстанда Русия Думасы сайлауларына әзерлек башлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Коммунистлар һәм эсерларга да урыннар каралган

Фәрит Мөхәммәтшин исемлеккә нинди фирка вәкилләре керүен хәзердән үк чамалаган кебек, Дума сайлауларында "Бердәм Русия"дән тыш, коммунистлар һәм "Гадел Русия" фиркасеннән намзәтләр катнашуын әйтеп бирде.

"Тәҗрибә күрсәткәнчә, коммунист булса да, ул Татарстан кешесе һәм мондагы сайлаучылар алдында җаваплы хис итә" дип аңлатып китте ул.

Шул ук вакытта парламент рәисе һәм шул ук вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы намзәтләрнең партия эчендәге праймериз чарасы аша сайлануына басым ясады.

"Яңа исемнәр булачак"

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенә караганда, Федерация шурасындагы Татарстан вәкиле белән бергә, Русия федераль җыенына Татарстаннан барлыгы 17 кеше сайланырга тиеш. Коммунистларга өч урын бирелә диде ул. Хәзердән ук Мөхәммәтшин Виктор Пешков белән Василий Лихачевның урыннарын саклаячагына ишарәләде. Калган депутатларының башкарган эшләрен карап чыгарбыз, яңа исемнәр дә булачак, дип вәгъдә итте ул.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Думада эшләү бик җиңелләрдән түгел, анда бит микрофон янына җибәрмәскә мөмкиннәр, дип Фәндәс Сафиуллинны мисал итеп китерде.

"Ул "Мине җибәрегез!"дип әйтеп килде, без аны җибәрдек. Ә аны микрофон янына җибәрмәделәр. Каядыр фракция башлыгы чыгыш ясый, каядыр - башка депутатлар, аның күңеле бөтенләй кайтты", дип сөйләде мавыгып киттеп Фәрит Мөхәммәтшин.

"Транзит" депутатлар кирәкме?

Хәрәкәтнең бер вәкиле: "Татарстанда өеткы салынмаган, "транзит" намзәтләрне, ягъни мәскәүләрнең безнең төбәк аша үткәрә торган чит кандидатларны якын да китертмәгез!", дигән чакыру белән чыкты.

Моңа Фәрит Мөхәммәтшин, андый "транзит" депутатларны бу юлы да кертмичә булмас ахры, диде. Шул ук вакытта үткән сайлауларда Татарстаннан узган Александр Сидякинны мактап алды.

Александр Сидякин
Александр Сидякин

"Ул бик белемле, белдекле, урыс булса да төрле милләтләр файдасына кабул ителә торган програмнар өчен бик каты көрәшә торган кеше" дип сөйләде Мөхәммәтшин.

Гел праймеризларга сылтап сөйләсә дә, Мөхәммәтшин җыелыш ахырында бу көннәрдә партия исемлеге һәм бер мандатлы бүлгеләргә күрсәтеләчәк намзәтләр исемлеген төзергә җыенуын да хәбәр итте.

Алар арасында үзләрен яхшы күрсәткән "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте вәкилләре дә булачак дип ышандырды ул.

Бу хәрәкәт намзәтләре, гадәттә "Бердәм Русия" фиркасе кандидатлары белән бер үк кешеләр була.

XS
SM
MD
LG