Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаровка Кырымга керү рөхсәт ителде


Чубаров үзе Акмәчетнең Киров район мәхкәмәсе аны кулга алу турында карар чыгаруын белдерде.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка Русиягә керүне тыю карары гамәлдән чыгарылган. Бу хакта Акмәчеттә матбугат очрашуында Кырым прокуроры Наталья Поклонская белдерде.

"Без Чубаровны көтәбез, кайтсын. Аңа Кырымга юл ачык" дигән Поклонская.

Шул ук вакытта "Интерфакс" мәгълүматларына күрә, Чубаровның Киев район мәхкәмәсенең үзен кулга алу карары чыгаруы турындагы белдерүен дөреслеккә туры килү килмәүгә бәйле сорауга Поклонская җавап бирмәгән.

"Тикшерү серен ачмаячакмын" дигән ул.

"Кырминформ" мәгълүматларына күрә, прокурор тикшерүчеләр мөрәҗәгате нигезендә, Чубаровка гаепләү белдерелү яки сак астына алыну өчен тоткарлау мөмкинлеге булу ихтималлыгын әйткән.

"Әгәр тикшерүче нигезле дип тапса, аны тоткарлап сак астына алу өчен мәхкәмәгә китерә ала", дигән Поклонская.

Май азагында Чубаровка "Русия бөтенлеген бозуга юнәлдерелгән чакырулары һәм гамәлләре» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде һәм ул эзләүгә игълан ителде.

Кичә Чубаров Акмәчетнең Киров район мәхкәмәсе үзен кулга алу турында карар чыгаруын белдерде.

2014 елның җәендә Чубаров Кырымга кайтканда ярымутрауга керү тыелды. Чиктә Кырым прокуроры Наталья Поклонская Чубаровка Кырымга керү биш елга тыелуы турында карарны ФСБ, миграция хәзмәткәрләре алдында укып ишеттерде.

XS
SM
MD
LG