Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Республика көне Казанда да котланды


Төркиянең Республика көне Казанда да котланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Төркиянең Республика көне Казанда да котланды

29 октябрь Төркиянең Республика булып игълан ителүенә 92 ел тулды. Төркиянең Казандагы баш консуллыгы бу бәйрәмне "Корстон" үзәгендә аш мәҗлесе оештырып билгеләп үтте.

Төркиянең Республика көне бәйрәме быел да Казанда зурлап оештырылды. Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан Төркиянең Казандагы баш консулы гадәттәгечә килгән кунакларны тормыш иптәше белән бергәләп ишек төбеннән үк каршы алды.

Аннан Республика көненә багышлап баш консул Турхан Дилмачның татарча чыгышы яңгырады. Дилмач бу юлы да үз гадәтен үзгәртмәде, башта ике-өч җөмлә генә урысча әйтеп китсә дә, үз фикеләрен саф татар телендә җиткерде.

"Бүген Төркия Республикасының корылуына 92 ел булды. Бүген монда Татарстанлы дусларыбыздан тыш, Башкортостан, Чуашстан, Мари Иле һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларыбыз да бар. Мин аларны да шушы бәйрәмебез белән котлыйм.

Бу ел дәвамында Төркия буларак без Татарстан белән хезмәттәшлектә зур нәтиҗәләргә ирештек.

Белгәнегезчә, Татарстан президенты Төркиягә, Төркиянең икътисад министры Татарстанга өч мәртәбә эшлекле сәфәрдә булып киттеләр. Шулай ук Төркия парламенты рәисе, Истанбул шәһәре башлыгы да Казанга килде.

Төркия белән Татарстан арасында быел сәүдә, икътисад, инвестицияләр өлкәсендә зур уңышларга ирешелде. Татарстанда Төркиянең яңа заводлары да ачылды. Ике якта да мәдәни чаралар да еш оештырылды.

Кыскача гына әйткәндә, без ике як арасында хезмәттәшлекнең үсешеннән бик шат, канәгать һәм моның белән горурланабыз", дип үз чыгышын тәмамлады баш консул Турхан Дилмач.

Дилмачтан соң, төрек телендә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның да Республика көне уңаеннан җибәргән котлау хаты укылды. Аның тәрҗемәсе зур экраннардан килгән кунакларга урыс телендә җиткерелде.

Ахырдан сүз алган Татарстан парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан исеменнән Төркияне әлеге бәйрәме белән котлап үтте һәм киләчәктә дә ике як арасында шушындый хезмәттәшлекнең дәвам итүен теләүләрен белдерде. Ратникова үз чыгышының башында һәм ахырында бераз татарча җөмләләр әйтсә дә, аның чыгышының күпчелек өлеше урыс телендә яңгырады.

XS
SM
MD
LG