"Когалымавиа": "Һәлакәтнең сәбәбе – механик йә тышкы йогынты"
Мисырда һәлакәткә юлыккан А-321 очкычы һавада җимерелгән, бу бары тик "берәр механик йә тышкы йогынты нәтиҗәсендә" генә булырга мөмкин. Бу турыда "Когалымавиа" ширкәте мөдире урынбасары Александр Смирнов дүшәмбе Мәскәүдә узган матбугат очрашуында белдерде. Ширкәт вәкилләре казаның очкычның төзексезлеге йә пилот хатасы аркасында булу ихтималын кире кага. 31 октябрь Мисырдан Петербурга кайтканда җимерелеп төшкән очкычта 224 кеше, шул исәптән 25 бала, барысы да һәлак булды.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?