Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фердинанд Сәлахов – бердигән кеше, әти, модельер, пешекче!"


Фердинанд Сәлаховның иҗат концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Фердинанд Сәлаховның иҗат концерты

Казанның филармония залында җырчы Фердинанд Сәлаховның “Җыр язмышы” дигән юбилей концерты үтте. Халык артистына быел 60, сәхнәдә җырлавына 35 ел тулган. Аны котларга иҗатташ дуслары Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган сәнгать вәкилләре килгән иде.

31 октябрь үткән концертта кайбер тамашачылар фикеренчә, Фердинанд Сәлаховның концертларында һәрвакыт өлкән яшьтәге, татар җырының тәмен, кадерен белгән зәвыклы тыңлаучы утыра. Җырчы башкарган “Ах җаныем, Бибисара”, “Үзең бүләк”, “Ах, Ырынбур кала” һәм башка дистәләгән җырлары теләсә кайсы буын тамашачысын уйландыра, сагышландыра, шатландыра ала, ди юбилей концертына килгән Алсу ханым. Тамашачыга Фердинанд әфәнденең үзенчәлекле сәхнә киемнәре дә ошаган. Белүебезчә, ул аларны үзе тегә.

“1981 елда мин Казан дәүләт консерваториясенең өченче курс студенты идем. Мине Габдулла Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясенә эшкә чакырдылар. Ул вакытта андый хәлләр бик сирәк була иде. Олы бәхетемә, Римма Ибраһимовага эләктем”, диде Фердинанд Сәлахов, шул рәвешле җырлар арасында тамашачыларга хәтирәләрен дә сөйләргә өлгерде.

Халык артистлары Римма ханым белән Айдар Фәйзрахманов та әлеге тамашада чыгыш ясады.

“Ул – бердигән кеше! Ул – бердигән әти! Ул – бердигән модельер, киемнәрен үзе тегә! Һәм шуның өстенә – ул бердигән пешекче!” диде Айдар Фәйзрахманов һәм кайгы-хәсрәтләрдән саклар өчен кулчатыр бүләк итте.

Бенефис тере тавышка, җанлы музыка кораллары ансамбленә кушылып башкарылган җырлар белән үрелеп барды. Концерт барышында видеоэкранда Фердинанд Сәлаховның биографиясе, тормыш юлыннан булган видеоязмалар, фотолар күрсәтелде.

“Фердинанд Сәлахов кайда гына барса да, татар халкын уятып кайтучы җырчы. Татар конгрессы аны татар милләте белән авырлыклар булган җирләргә юнәлтә. Биш ел элек Сахалинга җибәргән идек, быел андагы татарлар җыелышып юбилей үткәрәләр”, диде Татар конгрессы вәкиле, язучы Гөлназ Шәйхи.

Фердинанд Сәлахов һәр концертына башкарган җырлары рухында үзгә кием белән чыгарга тырыша. Менә 35 ел инде ул сәхнә киемнәрен үзе тегә.

"Эшли белгән эшне нигә эшләмәскә? 35 ел инде сәхнә киемнәремне үзем тегәм. Беркемне дә эзлисе, ялынасы юк. Киемнәрне җырның рухына туры китереп тегәм. Энәсеннән җебенә кадәр үзем эшлим һәм бары тик үзем өчен, башкаларга кием теккәнем юк. Билгеле дизайнерлардан аермалы буларак, мин мода артыннан кумыйм, сәхнә образына туры китерергә тырышам. Дизайнерлар идеяләрен чит илләрдән, аннан моннан алырга, кибет-базарларда сатылырлык кием ясарга тиеш, мин исә татар җыр сәнгате белән рухланып иҗат итәм", ди халык артисты.

XS
SM
MD
LG