Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәрм әш-Шәйх һава аланы аша корал чыгарган очраклар да булган


Шәрм әш-Шәйх һава аланы. 6 ноябрь 2015
Шәрм әш-Шәйх һава аланы. 6 ноябрь 2015

Шәрм әш-Шәйх һава аланы хезмәткәрләре Associated Press агентлыгына иминлек таләпләренең бозылу очраклары турында сөйләгән.

Русиянең һәлакәткә юлыккан "Когалымавиа” очкычы юлга кузгалган Шәрм әш-Шәйх һава аланында иминлек таләпләре бозылган очраклар булгалап торган.

Һава аланының исемнәрен белдерергә теләмәгән хезмәткәрләре Associated Press агентлыгына багажны үтә күренмәле итеп карый торган җиһазларның еш сафтан чыгуын, багажларны һәм очкыч ягулыгын җиренә җиткереп тикшермәү очраклары булганны сөйләгән.

Хезмәткәрләрнең берсе багажда наркотик йә булмаса корал үткәргән өчен ришвәт, кайвакыт 10 евро алганнары турында да әйткән.

Мисыр аваиация министрлыгыннан бу хәлләргә комментар алып булмады. Шул ук вакытта Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси ун ай элек Мисыр һәм Британ белгечләренең һава аланын тикшерүләрен һәм канәгать калуларын белдерде.

Якшәмбе көнне МАК – Дәүләтара авиация комитеты үзенең сайтында язып бару җайланмасы һәлакәт булганга кадәр очкычтагы системаларның сафтан чыгуын теркәмәгән дип белдерде. Очкыч 9400 метрга күтәрелгәч язып бару тукталган.

Шимбә матбугат очрашуында Мисыр хакимиятләре А-321 һәлакәте алдыннан ят тавыш ишетелгәнлеген раслады. Мисырда Русия очкычы һәлакәтен тикшерү комиссиясе башлыгы Айман әл-Мукаддам белдерүенчә, очкычтагы тавыш яздыру җиһазы "кара тартмага" яздырган аудиоязманың соңгы секундында ят тавыш ишетелә.

Шәрм әш-Шәйхтән Петербурга юл алган "Когалымавиа" (Metrojet) очкычында һәлакәт сәбәпле 224 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG