Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар яшьләре "Хәрәкәт"кә җыела


Мәскәү татар яшьләре 14 ноябрьдә "Хәрәкәт – 2015" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасына җыелачак.

Мәскәүнең “Арбат” мәдәният-күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре тормышының быелгы иң якты вакыйгасы – яшьләр проектларының “Хәрәкәт – 2015” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы узачак. Бу чара 14 ноябрьдә Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкиллеге ярдәмендә уздырыла.

“Хәрәкәт – 2015” - Мәскәү югары уку йортлары каршында оешкан милли берләшмәләр һәм якташлар оешмалары тормышына иҗат рухы өрүче, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм татар телен популярлаштыру һәм таратуга этәргеч булучы көтеп алынган чара.

Програмда социаль әһәмияткә ия булган проектларны тәкъдим итү. Быел мондый проектлар шактый күп: “Татфест”, “Аулак өй”, “Татар Мәскәве” дип аталган автобус экскурсиясе, “Табышмак” квест-уены һәм башкалар. Конкурска барлыгы 30дан артык гариза бирелгән.

Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар, театр һәм кино артистлары белән очрашачак.

Яшьләрнең яраткан артистлары – Сөмбел Билалова, "Шурәле", Гүзәлия, Emil Efendi, "Ильдан" бию ансамбле, Дамир Айдуллин, Рената Ильясова, "СафНур" төркеме, Алсу Садекова, Диана Гарифуллина, "ALQANAT" төркеме чыгышлары көтелә ясаячак.

Үзенчәлекле Татар яшьләре көннәренә әйләнеп киткән бу чарага бер меңнән артык кеше килер дип көтелә. Бәйрәм програмыннан тыш, кунакларны монда татар рәссамнары күргәзмәсе, сувенирлар ярминкәсе, бүләк отыш уены, милли ашлар белән сыйлану һәм туган телләрендә аралашу көтә.

"Хәрәкәт" проекты беренче мәртәбә 2014 елда старт алды. Тәүге тапкыр узган чара башкала студентларына бик ошады, Мәскәүдә мондый форматтагы чаралар кирәк булуы аңлашылды.

Бәйрәмгә 600дан артык кунак килде. Алар арасында телевидение алып баручылары, артистлар, спортчылар, яшь табиблар бар иде. Конкурста 20дән артык проект катнашты. Бу проектлар Мәскәү регионындагы татар яшьләренең милли тормышын җанландыруга юнәлтелгән, алар социаль әһәмияткә ия булган, мәдәни, иҗади, спорт һәм башка инициативаларны алга сөрә, шул ук вакытта татар яшьләрен берләштерә дә.

Узган елның иң яхшы проектлары: Динара Вәлитова җитәкчелегендәге “Әдәби кичәләр”, Эльвира Хайрулова һәм Салих Насыйбуллин җитәкчелегендә “Татарча волейбол”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев кул астындагы “Ильдан” бию ансамбле, Илназ Шәрифҗанов, Ильнар һәм Денис Магдановлар, Римма Гумирова оештырган “Аулак өй” проекты, Губкин исемендәге университетта Рәшид Айсин, Ильяс Габдулов һәм Айрат Сәлимовлар нигез салган “Якташ” берләшмәсе, Альбина Курмашинаның “Халыклар дуслыгы – мәдәниятләр диалогы” дип аталган рәсем күргәзмәсе һәм “Татфест” – бу проектның җитәкчеләре Әлфия һәм Руслан Какушкиннар, Индира һәм Рафаэль Старковлар.

Узган елда җиңүчеләрне котларга сәхнәгә бөтен Русиягә танылган кешеләр – “Беренче канал” алып баручысы Максим Шәрәфетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбриз Яруллин, “Беренче канал” йолдызы Роза Сябитова һәм башкалар күтәрелде.​

XS
SM
MD
LG