Accessibility links

"Табышмак" квестына Мәскәүгә Ригадан ук килделәр


Чарада катнашкан татар яшләре
Чарада катнашкан татар яшләре

15 август көнне татар яшьләре Мәскәү шәһәрендә "Табышмак" квест-уенын оештырдылар. Бәйгедә катнашучы егет-кызлар дүрт сәгать буе шәһәрнең Татар бистәсе серләре турында баш ватты, сорауларга җавап бирде, биремнәр үтәде. Оештыручылар, бу – проектның беренче уены гына булды, дип белдерә.

15 нче август көнне "Аҗдаһа хәзинәсе серләре" исеме астында "Табышмак" проектының беренче уены узды. Бу – Мәскәү тарихында беренче татар квест-уены. Уенда катнашучылар катлаулы биремнәр һәм сынаулар аша узды.

Азатлык радиосы бу уен оешытырылачагын хәбәр иткән иде. Аны оештыручыларның берсе Альберт Хаматшин чараның максаты – Мәскәүдәге татар хәрәкәтен җанландыру, аны заманча проектлар белән баету, дип белдергән иде. “Яшьләр өчен оештырылган бәйгеләрнең күбесе күңел ачу чаралары булып үткәрелә, безнең ният – шуңа өстәп яңа белем бирү, татар мәдәнияте белән кызыксындыру”, дип әйткән иде ул Азатлыкка.

Азатлык бәйге оештыручыларының берсе, Мәскәү татар яшьләре активистларының берсе Римма Гомәровадан чара ничек узганы турында белеште.

– Римма, “Табышмак”та барлыгы ничә кеше катнашты?

– Барлыгы квестка 9 такым гариза бирде, бер егет, уенда катнашыр өчен, хәтта иртәнге поезд белән Ригадан килде. Һәр такымда дүрт кеше.

– Уен нинди форматта узды? Нинди биремнәр булды?

– Уен “Бегущий город” кебек квест-уеннар компонентларыннан тора. Иртәнге 11дә килешенгән урында җыелып, такымнар инструктаж алды, капитаннарга таратылган конвертларда харита, инвентарьдан тыш татар байрагы төсендәге тасмалар, "ТабЫШмак-2015" туштамгалары бар иде. Смартфоннарга кирәкле кушымтаны урнаштырып, уен кагыйдәләрен, кушымтаны куллану җаен аңлаткач, төгәл 12.00дә старт бирелде. Биремнәрнең берсе – татарларга, Татарстанга багышланган кросворд (рус телле катнашучылар өчен дә җайлаштырылган, җаваплар арасында күпләр өчен таныш татар атамалары, брендлары да бар иде). Бу биремне тулысынча үтәү өчен, код итеп бирелгән татар халык мәкаләнең ("Тырышкан табар") азагын табу кирәк иде.

Беренче этап 20 биремнән тора, адреслар буйлап йөгереп йөрүдән тыш, кирәкле ноктадагы тамгаларны ребус төсле чишеп, җавапларын смартфондагы кушымтага кертеп, командалар бер-бер артлы биремнән биремгә үтә торды. Оештыручылар такымнар хәрәкәтен үз смартфоннары аша күзәтеп торды.

– Икенче этапта катнашучыларны нәрсәләр көтте?

– Беренче этапка бирелгән 4 сәгать вакыт узгач, такымнарга Татар милли-мәдәни үзәгенең координаталары бирелде. Монда аларны Аҗдаһа хәзинәләре серен ачу сюжеты буенча төрле биремнәр көтеп тора иде. Милли үзәкнең ишегалдында ук башланган әкият маҗараларының һәрберсе үзенә яңа бирем яки тамга-сүз яшергән иде. Оештыручыларга китапханәче, кизүдә торучы сакчы егет тә кушылды. Халык телендә Әсадуллаев йорты дип йөртелгән тарихи бинаның коридорларында Шүрәле, Әкиятче, Муса Җәлил һәм башка персонажлар уенчыларга үз йомышларын кушып, яңа сынаулар әзерләп торды. Төп бирем - Аҗдаһа өненнән аның хәзинәләрен алып чыгу иде. Бүлмәдә йоклап ятучы Аҗдаһаның борын төбеннән тәңкәле капчыкларны алып чыга алган такым сихерләнгән патша кызын коткарырга кабат ишегалдына ашыкты. Кирәкле тылсымлы сүзләрне кулланып, патша кызын сихердән аергач, соңгы биремне узып, такымнар иркен сулый алды.

Нәтиҗәләр чыгарылгач, бүләкләү тантанасы узды – җиңүчеләргә кубок, дипломнар тапшырылды. Катнашучылар озак таралыша алмады, якындагы кафеда тәэсирләр алмашып, яңа планнар корып озак утырдылар.

– Гомумән, чара уңышлы уздымы, ничек бәялисез?

– Шәхсән безгә бу уен бик нык ошады, катнашучылар да кәнәгать калдылар. Алар тагын башка татар квестларын оештыруны сорыйлар.

Беренче урынны “Адашканнар” исемле такым, икенчене – “Бердәмлек”, өченче урынны “Татарцы” дип аталган төркем яулады.

Фотоларда: уен барышы

XS
SM
MD
LG